Әгерҗедә Бал бәйрәме гөрләде
Яшәеш

Әгерҗедә Бал бәйрәме гөрләде

Бәйрәм грант акчасына уздырылды

Әлеге фестиваль ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан уздырылган проектлар конкурсында җиңгән грант акчасына уздырылды. Исегезгә төшерәбез: быел әлеге бәйгедә ТР Аграр яшьләр берләшмәсенең Әгерҗе районындагы бүлекчәсе җитәкчесе Энҗе Рыкова “Пчелино“ проекты белән катнашты һәм 50 мең сум грант отты. Исеменнән үк күренгәнчә, бәйрәмдә һәр чыгыш бал кортлары һәм сәламәтлек өчен иң файдалы ризык – бал белән бәйле булды. Әнә, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, бал кортлары, умартачылар булып киенеп, җыр­биюгә, шигырь сөйләүгә осталыкларын жюрига тәкъдим иттеләр.

– “Иң оста артист”, “Бал корты – фестиваль символы”, “Мульти­пульти кос тюм”, “Иң нәни бал корты” номинацияләрендә 20гә якын чыгыш тәкъдим ителде. Сарсак­Омга балалар бакчасы, берничә номер әзерләп, башкаларга үрнәк күрсәтте. Чыгыш ясаучыларның костюмнары да гадәти түгел, табигый материаллар – чүп пакетлары, кәгазь салфеткалардан тегелгән булуы белән игътибарны җәлеп итте. Балаларны бәйрәмгә әзерләгән тәрбиячеләргә һәм әти­әниләргә зур рәхмәт, – диде жюри рәисе, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина җиңүчеләрне бүләкләгәндә.

Фестивальдә катнашкан умарта тотучыларның географиясенә килгәндә, үзебезнең районның Азево, Кам.Ключ, Кадрәк авылларыннан, Сарапул, Алабугадан да бар иде алар. Бәйрәмне тамаша кылучылар, кортчыларның бал продукциясен авыз итеп, иң тәмле балны ачыкладылар. Бу мизгелләрдә бал корты булып киенгән 7нче балалар бакчасы тәрбиячесе Людмила Гавриллина Азеводан килгән әтиәнисенә көч бирде. Үзләренең күргәзмәләре янына килгән халыкны күтәренке кәеф, җырбию белән каршы алды ул.

– Мин бәйрәмнәрне бик яратам, аларда күңел ачарга, башкаларның кәефен күтәрергә тырышам. Костюмны да фестивальгә дип махсус тектем, – диде Людмила ханым.

Сергеевлар – гомер­гомергә умартачылар. Башкалар белән бергә алар да, Кадрәктән Сергей Иликпаев та, Кам.Ключта туып­үскән Сергей Мурзин да бу көнне төрле номинация җиңүчеләре булдылар.

Бәйрәмдә иң оста чәкчәк пешерүчеләр дә бүләкләнде. Кодаштан Рима Исламова, Биектаудан Гөлчәчәк Вахитова, Әгерҗедән Фирдания Шәйхетдинова һәм Минзәлия Сәгыйрованы сәхнә түрендә хөрмәтләделәр.

– Чәкчәк пешерүнең никадәр мәшәкатьле шөгыль булуын аш­су осталары бик яхшы беләләр. Мин үзем аны ун еллап ясыйм. Күбрәк бәйрәмнәрдә гаиләм, туганнарымны сыйлар өчен пешерәм. Аш­су иткәндә татарларның табын түрендә чәкчәк булу аның байлыгын да күрсәтә бит әле, – диде Әгерҗедән аш­су остасы Фирдания Шәйхетдинова.

Ул бәйрәмгә милли киемнән килеп тә тамашачы мәхәббәтен яулады.    

Фестиваль барышында сәхнәдә район Мәдәният сарае, сәнгать мәктәбе, “Радуга талантов” балалар иҗаты йорты артистлары чыгышлар ясадылар. Тирсә, 7нче балалар бакчасы, Сарсак­Омга, Әгерҗе командалары спорт ярышларында көч сынаштылар.


Нет комментариев