Мондый акцияләр киләчәктә дә үткәрү планлаштырыла
Әгерҗедә "Куркынычсызлык сукмагы" акциясе узды. Акцияне яшьләр үзәге активистлары һәм хезмәткәрләре, шулай ук "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ оештырды.
Акция барышында катнашучылар берничә җәяүлеләр юлы алдыннан кисәтү язулары ясадылар, шул рәвешле шәһәр халкын юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә өндәделәр.
Мондый акцияләрне киләчәктә дә үткәрү планлаштырыла.
Нет комментариев