Әгерҗедә Сабантуй сәхнәсен Мөнир Рахмаев "кыздырачак"
Эстраданың "энерджайзеры" дип йөртәләр
Танылган җырчы һәм шоумен Мөнир Рахмаев Әгерҗегә Сабантуйга киләчәк. Бу хакта артист инстаграмдагы сторисында хәбәр итте.
Татар эстрадасының "энерджайзеры" буларак дан алган җырчы башка башкаручылар төркеме составында бәйрәм концерты вакытында "сәхнәне кыздырачак".
Исегезгә төшерәбез, "Татар солянкасы" концерт программасы бу якшәмбедә ипподромда 12.20 сәгатьтә башлана.
Сабантуйның тулы программасы белән биредә танышырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев