Әгерҗедә танылган баянчының гомере өзелде
Яшәеш

Әгерҗедә танылган баянчының гомере өзелде

Якыннарына сабырлык телибез

Бүген Әгерҗе районының хөрмәтле мәдәният ветераны, талантлы композитор, гармунчы, баянчы Гафият Нигъмәтуллин вафат булды.

Куркыныч авыруның беркемне дә аямавын аңлау йөрәкләрне телгәли.

Зур югалту кайгысын уртаклашабыз һәм туганнарына һәм якыннарына ихлас күңелдән сабырлык телибез...


Нет комментариев