ХАРИСОВларның кәҗәләр асрый башлауларына өч ел
Равил–Инзилә Харисовлар унике ел инде Тирсә халкыннан һәм күрше-тирә авыллардан сөт җыеп, каймак, эремчек, корт һәм башка ризыклар ясап Әгерҗедә дә, районнан читтә дә сату белән шөгыльләнәләр. 2018 елда алар яңа төр эшчәнлеккә нигез салалар. Ул вакытта сатып алынган берничә баш токымлы кәҗәнең саны хәзер йөзгә җиткән.
– Берәр кайчан кәҗә асрарбыз дип башыбызга да кереп карамаган иде. Кече улыбыз Хәкимдә аллергия барлыгын белгәч, кәҗә сөте эчерергә киңәш иттеләр. Аннан соң кибетләребезгә кергән күп кенә сатып алучылардан да кәҗә сөте кирәк дигәнне еш ишетә идек. Шуннан уйлаштык-киңәшләштек тә кәҗә үрчетергә кирәк дигән фикергә килдек, – дип сөйли Инзилә.
Сүз уңаеннан: кәҗә сөте эчкәннән соң Хәкимнең авыруы чигенә, иммунитеты ныгый. Кибеткә кергән сатып алучылар сөттән өзмәгәннәре өчен бик рәхмәтле Харисовларга. Борынгылар “кәҗә сөте эчкән кеше корычтан да ныгрык була“ дип белми әйтмәгәннәр шул инде.
– Кәҗә – иркенлекне ярата торган хайван бит ул. Ашарга вакытында бирмәсәң дә, ул берәр этлек эшләп ташларга мөмкин. Узган елларны берничә тапкыр күршеләрнең бакчаларына кереп тә зыян салдылар. Шуңа күрә һәрвакыт күз-колак булып торырга кирәк. Аларны калдырып озакка чыгып китәргә ярамый, – ди Равил.
– Җәй көннәрендә балыкчылар, ял итәргә килүчеләр кәҗәләр янында мәш киләләр. Балалар фотога төшәләр. Кәҗәләребез гади генә түгел бит, кайберләре безнең як өчен бөтенләй ят, – ди Инзилә.
Әнә шулай, кәҗә асрауның серләренә төшенеп, хәзер инде цехларында сыр да ясап, сөтен сатып, мәшәкате күп булса да, файдасы барлыгына сөенеп яшиләр Харисовлар. “Тырышкан табар, ташка кадак кагар“ дигән мәкаль нәкъ менә аларга туры килә дә инде.
Нет комментариев