Ипотека ставкасы тагын да киметеләчәк - Путин боерды
Балалы гаиләләр өчен
Россия хөкүмәте, Үзәк банк белән берлектә, ташламалы ипотека программасын гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәр эшләргә тиеш.
Россия Президенты Владимир Путин балалары булган гаиләләргә ипотека ставкасын тагын да төшерергә боерган. Сүз ике һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләр турында бара. Тәкъдимнәр 31 мартка кадәр эшләнергә тиеш.
Билгеле булганча, узган елның язында кризиска каршы гамәлләрне тормышка ашыру кысаларында, Россиядә ипотека ставкасы 6,5% кадәр төшерелде. Башта ул 1 ноябрьгә кадәр ашырылды, соңрак 2021 елның 1 июленә кадәр озайтылды.
Дөрес, ставкалар кимегән саен фатирларга бәяләр дә арта бара. Күп очракта мондый ставкалардан инде фатирлары булган, яңа фатирлар алып, аларны арендага биреп торучылар саны да арта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев