Юл хәрәкәте иминлеге
Бу атнада Әгерҗе районында транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өч машина йөртүчене хөкем иттеләр.
Руль артына салмыш хәлдә утырып, гражданнар Кәримов, Асылмәрданов, Шамшурин административ җинаять кылганнар. Аларның һәркайсына суд тарафыннан 30 мең сум штраф билгеләү һәм 18 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылды.
Исегезгә төшерәбез: беренче тапкыр автомобиль белән салмыш хәлдә идарә иткән өчен 30 мең сум штраф һәм 1,52 елга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү яный.
Икенче тапкыр салмыш хәлдә руль артына утырган өчен 200300 мең сум штраф яки 480 сәгать мәҗбүри эшкә җәлеп итү, яки ике елга кадәр мәҗбүри эшкә җәлеп итү, яки 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү, шулай ук 3 елга “права”дан мәхрүм итү каралган.
Идарәне исерек хәлдәге затка тапшырган өчен шулай ук 30 мең сум штраф һәм 1,52 елга “права”дан мәхрүм итү каралган. Велосипед белән исерек килеш идарә иткән өчен штраф күләме – 11,5 мең сум, мопед белән идарә өчен – 30 мең сум һәм 1,52 елга “права”дан мәхрүм итү.
ӘГЕРҖЕ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫНЫҢ ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ КОМИССИЯСЕ МАТЕРИАЛЛАРЫНА НИГЕЗЛӘНЕП ӘЗЕРЛӘНДЕ.
Нет комментариев