Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Иж-Бубый мәктәбенә экологлар килде

21 март - Халыкара урманнар көне уңаеннан Файзулли Әһли Гаскәр улы җитәкчелегендәге Кичкетан заказнигы хезмәткәрләре Иж-Бубый урта мәктәбе укучылары белән очрашуга килделәр. Язгы каникулның беренче көнен укучылар файдалы һәм кызыклы итеп, урманчы-экологлар белән әңгәмә корудан башладылар. Кунаклар Татарстан урман хуҗалыгы, башкарылган зур хезмәтләр, Җир Хартиясе, Кичкетаң заказнигы турында тәфсилләп сөйләделәр,...

21 март - Халыкара урманнар көне уңаеннан Файзулли Әһли Гаскәр улы җитәкчелегендәге Кичкетан заказнигы хезмәткәрләре Иж-Бубый урта мәктәбе укучылары белән очрашуга килделәр.

Язгы каникулның беренче көнен укучылар файдалы һәм кызыклы итеп, урманчы-экологлар белән әңгәмә корудан башладылар. Кунаклар Татарстан урман хуҗалыгы, башкарылган зур хезмәтләр, Җир Хартиясе, Кичкетаң заказнигы турында тәфсилләп сөйләделәр, видеороликлар күрсәттеләр. Әңгәмә ахырында балалар өчен сыерчык оялары ясарга өйрәтү буенча мастер-класслар булды. Балалар бакчасының өлкәннәр төркемендә тәрбияләнүчеләр урманчы абыйлары белән бергәләп җимлекләр ясадылар, ә мәктәп укучылары сыерчык оялары әзерләп, канатлы дусларыбыз кайтуга яңа өйләр элеп куйдылар. Кунаклар балаларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар, ә Иж-Бубый мәктәбе укучылары һәм укытучылары коллективы Кичкетаң заказнигы хезмәткәрләренә олы рәхмәтен җиткерде. Очрашуда катнашкан авыл имам-хатыйбы Котдус хәзрәт уңышлы язлар теләп дога кылды, табигать һәм кешенең бердәмлеге турында эчтәлекле вәгазь сөйләде.

Резилә МАДИШИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев