Кадрәк авылында республикакүләм “Семык” бәйрәме узды
Районда “Семык” бәйрәме өченче тапкыр уза
Әгерҗе районында өченче тапкыр республикакүләм “Семык” бәйрәме узды. Аның беренчесе 2010 елда Бимада, аннан соңгысы 2016 елда Күләгәштә булса, быелгысының уздыру урыны итеп Кадрәк сайланган иде.
Семык узасы көнне иртән иртүк җылы яңгыр ява башлады. Һәм ул бәйрәм барышында да туктамады. Аңа карап кына бәйрәм кәефе кимемәде.
Республика бәйрәменә республикабызның Актаныш, Арча, Балтач, Алабуга, Кукмара, Мамадыш, Минзәлә, Мөслим районнарыннан, Казан, Түбән Кама, Чаллыдан, Мари Иле, Удмуртия, Башкортостаннан, Свердлау өлкәсеннән, Алтай краеннан делегацияләр килгән иде. Әлбәттә, бәйрәмне кабул итүче Әгерҗе районы делегациясе сан ягыннан иң зурлардан булды.
Бәйрәмдә дәрәҗәле кунаклар да катнашты: ТР Премьер-министр урынбасары Роман Шәйхетдинов, ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, "Мерканаш» Бөтенроссия Советы Рәисе Эдуард Александров, Татарстан халыклары Ассамблеясе Башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев, Татарстан Халыклар Дуслыгы Йорты директоры Ирек Шәрипов һәм башкалар.
Бәйрәмнең рәсми өлешен район башлыгы Азат Вәлиев ачты.
- Әгерҗе районында төрле милләт һәм дин вәкилләре дус һәм тату гомер кичерә. Шулар арасында хезмәт сөючән мари халкының да лаеклы урыны бар. Алар халык хәтерен, үзләренең матур традицияләрен, җыр-биюләрен саклап яшиләр, спорт өлкәсендә зур уңышларга ирешәләр, дип билгеләп үтте Азат Рөстәм улы.
Әлеге сүзләргә дәлил буларак, бәйрәмдә катнашучы бик күп мари вәкилләренә төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырылды. Алар арасында райондашларыбызның да күп булуы аеруча сөенечле.
Бәйрәм кунакларына Әгерҗе районы иҗат коллективлары һәм Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте иҗат коллективлары катнашында "Семык бәйрәме – халык рухы хәзинәсе» дип аталган театральләштерелгән күренеш тәкъдим ителде. Ул Кадрәк авылы тарихын, мари халкының туган якка һәм табитатькә булган мәхәббәтен, кунакчыллыгын, тырышлыгын чагылдырды.
Мәйданда мари, рус, татар, удмурт, чуваш ишегаллары күренешләре тәкъдим ителгән иде. Кунаклар Әгерҗе районы тарихы һәм мәдәни мирасы музее тарафыннан әзерләнгән “Ачык һава астында музей” экспозициясен, Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы күргәзмәсен, район Мәдәниятт сарае каршында эшләүче оста куллар түгәрәгенә йөрүчеләр тарафыннан әзерләнгән эшләнмәләрне кызыксыну белән карадылар.
Кунаклар Семык бәйрәме өчен махсус әзерләнгән күренешләргә дә игътибар итми калмаганнардыр. Болар – фотозона, аерым мари ишегалды, җил тегермәне, кое һәм башкалар. Уртак тырышлык белән хәтта күл ясалган. Мариларның милли ризыгы – коман мелна да шунда ук мичтә пешереп тәкъдим ителде.
Көн дәвамында коеп яңгыр яуса да, бәйрәм хуҗалары мәйданга килгән һәркемне үзләренә хас кунакчыллык белән каршы алдылар, рәхәтләнеп биеделәр, күңел ачтылар....
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев