Казан прокуратурасы батут үзәген тикшерә
Анда өч бала җәрәхәт алган
Казан прокуратурасы батут үзәген тикшерәчәк, анда өч бала җәрәхәт алган.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Казанның батут үзәкләрендә өч баланың умыртка баганасы сынуын хәбәр иткән иде.
«Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итүенчә, шәһәр прокуратурасы бу очрак белән кызыксынган. Казанның күзәтчелек ведомствосы башлыгы батут үзәгендә балаларның җәрәхәтләнүе турындагы мәгълүматны тикшерә. Прокуратура күрсәтелә торган хезмәтләрнең балалар тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркынычсызлык таләпләре үтәлешен тикшерәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев