Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Хезмәт кенәгәләре 2020 елдан электрон форматка күчә

Эш бирүчеләр кәгазь ведомость алып барачак, кәгазь форматта кенәгә булдырырга теләүчеләр өчен традицион алым сакланачак.

 (Казан, 28 июнь, “Татар-информ”). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Пенсия фонды хезмәткәрләрнең эшчәнлеге турындагы мәгълүматны онлайн режимда 2020 елдан терки башлаячак, дип әйткән. Бу хакта РБК хәбәр итә.

Медведев кәгазь форматындагы хезмәт кенәгәләре чит илләрнең күпчелегендә инде кулланылмавын искә төшергән. Анда хезмәт килешүендәге яки эшкә урнашуны билгеләүче башка документлардагы мәгълүмат кабатлануын әйткән.

Шулай итеп, кеше дәүләт хезмәтләренә мөрәҗәгать иткәндә, хезмәт эшчәнлеге һәм стаж турында мәгълүмат бирү кирәк булмаячак. Боларның барысы да мәгълүматлар базасында теркәлгән булачак.

Премьер-министр сүзләренчә, электрон хезмәт кенәгәләре системасы этаплап башкарылачак. Эш бирүчеләр кәгазь ведомость алып барачак, кәгазь форматта кенәгә булдырырга теләүчеләр өчен традицион алым сакланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев