Картиналарда – безнең як матурлыгы
Илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче егермедән артык рәссам матур табигатен сурәтләр өчен Әгерҗе районына килделәр.
БУЛАЧАК ГАЛЕРЕЯ НИГЕЗЕ
Красный борга бөтенроссия пленэрына Татарстан, Чуашстан, Удмуртиядән танылган рәссамнар җыелды. Шулай ук Санкт-Петербург, Самара, Череповец, якын чит илдән дә вәкилләр бар.
Исәп буенча 39нчы пленэрны алар “Багышлау” дип атаганнар. Һәм бу очраклы гына түгел. Әгерҗе районы алар өчен үзенә күрә бер ачышка әверелгән.
– Безнең мондый пленэрларга Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарына җыелганыбыз бар иде инде. Ә менә төньяк-көнчыгышта әле тәүге тапкыр, – ди Чуашстанның халык рәссамы Анатолий Данилов. – Биредәге табигать күренешләре сокландыра. Күргәзмә залы ачылганнан соң сезнең районга тагын да күбрәк рәссамнар тартылыр дип уйлыйбыз.
Алар иртәннән алып төнгә кадәр табигать кочагында иҗат итәләр. Таң аткан мизгелне дә, кояш баткан чакны да сурәтләргә тырышалар. Кама киңлекләрен, урман ландшафтларын, авыл этюдларын язалар. Егермеләп эшләрен районга бүләк итеп калдырачаклар. Әлеге картиналар күптән түгел Иж-Бубыйда ачылган Мөхәммәтҗан Әхмәтҗановның торгызылган йорт-музеенда урын алачак һәм булачак галереяга нигез булып торыр, диләр.
ШУНДЫЙ КИҢЛЕКЛӘР АЧЫЛА
Пленэрны ябар алдыннан рәссамнар биредә язылган барлык этюдлардан күргәзмә оештырырга ниятлиләр. Аларда Красный бор табигате белән бергә Кичкетаң заказнигындагы иң матур урыннар сурәтләнгән. Чөнки плэнерда катнашучылар өчен әлеге урыннарга да махсус сәяхәт оештырылган. Алар Иж белән Кама кушылган урында булганнар. Чәчәк атучы сазлыкларда челәннәрне күзәткәннәр. “Әүлия” чишмәсенең сихәтле суыннан авыз иткәннәр.
– Суы искиткеч тәмле! Үзе салкын, чын тау чишмәсе диярсең! – ди Кыргызстаннан килгән рәссам Джумабек Базарбаев.
Туган ягыбызның патриоты, аларның тарихын “биш бармагы кебек” яхшы белүче Ромель Мәннапов уздырган экскурсияләрдән дә мөкиббән рәссамнар. Әнә, узган гасыр башында утыртылган нарат урманнары, әнә, безнең удмуртлар килеп төпләнгән тирәләрдәге археологик казылмалар урыны, әнә, 1962 елда мамонтның казык теше табылган җир...
– XIX гасыр ахыры, XX гасыр башы хәрби вәкиле Шәех Алиның иске ташландык йорты аеруча истә калды. Киләчәктә үз эшемдә әлеге сюжетны файдаланырмын дип уйлыйм, – ди Яшел Үзәннән танылган скульптор Эдгар Филиппов.
Экскурсия барышында алган тойгыларын сүзләр аша тасвирларга тырышалар: “Биредә озаграк булган саен күбрәк киңлекләр ачыла”. “Бигрәк матур! Әлеге матурлыкның яртысын гына булса да картиналарда тасвирлап булса иде”. “Мин бу көнне үз гомеремә онытмам”. “Бу җирләрдә – күпме матурлык!... Язасы һәм язасы килә”... Әлеге сүзләрдән соң күңелдә районыбыз өчен горурлык хисләре туа.
Материалны тулысынча газетабызның җомга санында укыгыз.
Нет комментариев