Бер сыер уртача 25 кило сөт бирә
Әгерҗе районы сөт саву буенча республикада 43 район арасында 20нче урынга күтәрелде. Бүгенге көндә бер тәүлеккә 50 тонна сөт савыла. Бу – һәр сыерга 18,6 кило туры килә дигән сүз.
Иң күп сөт Яңавыл мегафермасында җитештерелә. Биредә тәүлек саен 35 тонна сөт савыла. Бер сыер уртача 25 кило сөт бирә.
– Районның республикада алтын урталыкка күтәрелүендә, беренчедән, мегаферма хезмәтчәннәренең тырышлыгы зур. Идарәче Константин Дедюхин – эшне төгәл, дөрес, тиешле технологияләрне кулланып оештыруга зур әһәмият бирсә, эшчеләрнең һәрберсе үз вазифасын тиешле дәрәҗәдә башкарырга тырыша. Икенчедән, мегафермага нәселле таналар кайтты һәм аларның ел башыннан актив бозаулау чоры башланды, – ди район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин. ТОКЫМЛЫ
ТАНАЛАРДАН – СЫЕРЛАР
Мегафермада узган елның нәкъ шушы чорында булган идек. Ул чагында Константин Сергеевичның идарәче булып эшли башлаган беренче айлары гына булса да, мегафермадагы тәртип шунда ук күзгә ташланды. Бу баруда да чисталыкка игътибар иттек. Мегаферма территориясе ялт итеп тора, түтәлләргә чәчәкләр дә утыртканнар. Корпуслар сөтлебикәләр белән тулыланган. Узган ел ахырында бирегә республика программасы буенча Дания, Германия һәм Венгриядән 814 баш голштин токымлы таналар кайтартылган. Голштин – дөньяда иң күп сөт бирә торган токымлы сыер. Ул барлык илләрдә дә киң таралган. Татарстанда 1986 елдан бирле үрчетелә. Нәселле сыерларның тереләтә авырлыгы 700 килога кадәр җитә.
– Беренче партияне алып кайтырга үзем дә Даниягә бардым. Анда мондый зур мегафермалар юк. Терлекләр шәхси яки фермерлык хуҗалыкларында гына асрала, – ди Константин. Дөрес, таналар безнең климатка авырдан ияләшкәннәр.
Алар бирегә күчерелгәндә Даниядә 5 градус булса, бездә 25 градуслы кырыс кыш хакимлек иткән. – Голштин токымлы маллар бик нәзберек, чиргә тиз бирешүчән. Шуңа күрә беренче айларда безгә дә җиңелләрдән булмады, – ди Константин.
Нет комментариев