Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Пособие билгеләүдә үзгәрешләр

Быелның 1 июленнән Татарстан Республикасы территориясендә РФ Социаль страхование фондының "Турыдан-туры түләүләр" пилот проекты эшли башлый. Әлеге яңалык турында аңлатуын сорап, РФнең Татарстандагы 13нче санлы Социаль страхование фонды филиалы директоры Илнур ШӘЙМӘРДАНОВка мөрәҗәгать иттек. - Илнур Зөфәрович, Россиядә бу пилот проекты кайларда гамәлгә ашырыла башлады инде? - "Турыдан-туры түләүләр" проекты...

Быелның 1 июленнән Татарстан Республикасы территориясендә РФ Социаль страхование фондының "Турыдан-туры түләүләр" пилот проекты эшли башлый. Әлеге яңалык турында аңлатуын сорап, РФнең Татарстандагы 13нче санлы Социаль страхование фонды филиалы директоры Илнур ШӘЙМӘРДАНОВка мөрәҗәгать иттек.
 
- Илнур Зөфәрович, Россиядә бу пилот проекты кайларда гамәлгә ашырыла башлады инде?
- "Турыдан-туры түләүләр" проекты Астрахань, Курган, Новгород, Новосибирск, Тамбов өлкәләрендә, Хабаровск краенда гамәлгә ашырыла инде. 2015 ел башыннан Кырым белән Севастополь дә кушылды. Ниһаять, 1 июльдән Татарстанда да әлеге проектка старт бирелә.
- Аның үзенчәлеге нәрсәдә?
- Иң элек 1 июльдән больничный, йөклелек һәм бала табу буенча, йөклелекнең иртә срогында исәпкә кую, бала туу, бала караган, производствода зыян күргән кешегә өстәмә отпуск өчен пособие түләү схемасының тулысынча үзгәрүен искәртеп үтәм. Страховкаланган хезмәткәр өчен яңа проектның уңайлылыгы бар дип саныйм. Пособие түләү вакыты хезмәт хакы түләү белән бәйле булмаячак. Пособие алу эш бирүченең финанс хәленә бәйле түгеллеге дә эшче-хезмәткәр өчен уңайлы. Социаль страхование фонды пособиене дөрес исәпләүне гарантияли.
Яңа схема буенча эш бирүче мәҗбүри социаль страхованиенең ике төре буенча да страховой взносларны тулысынча түләргә итеш.
- Пособие күләме үзгәрәме соң?
- Юк. Пособие күләме дә, аны исәпләү формуласы да үзгәрми. Хезмәткәр нәкъ элеккечә эш белән тәэмин итүчегә пособиегә хокукы булуны раслаучы документларны тапшырырга тиеш. Моңа өстәп, ул пособиене күчерү өчен реквизитларны күрсәтеп гариза язарга тиеш була. Реквизитларны төп-төгәл язу аеруча мөһим.
- Әгәр эш бирүче шул чорда эшчәнлеген туктатса, хезмәткәр пособиесез калмыйдыр бит?
- Бу очракта ул гаризаны һәм пособиегә хокукын раслаучы документларны эш бирүче урнашкан төбәктәге социаль страхование бүлекчәсе филиалына тапшыра. Бөтен документлары булган һәм дөрес тутырылган очракта филиал 10 календарь көн эчендә пособие билгеләү һәм аны әлеге затның исәп-хисап счетына күчерү турында карар кабул итә.
Әгәр документлар җитмәсә яки алар дөрес тутырылмаган булса, филиал бу турыда әлеге затка хәбәр итә. Хезмәткәр, биш көн эчендә хаталарны төзәтеп, барлык документларны тапшырып бетерергә тиеш.
1 июльдән эшли башлаячак яңа пилот проекты хезмәткәргә бернинди уңайсызлык та тудырмый, киресенчә, аңа пособиене вакытында алуны гарантияли.
Әңгәмәдәш - Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев