Балалар кызыксындырган түгәрәкләргә йөри алалар
Җәйге каникулларга эш планы нигезендә һәр чәршәмбе көнне "Талантлар салават күпере" балалар иҗат йортында укучылар белән төрле чаралар үткәрелә.
4 августта педагоглар спорт аэробикасы (укытучы Ибраһимова Любовь Анатольевна), инглиз теле (укытучы Пестрева Олеся Николаевна), картинг (педагог Җамалиев Рафаэль Раиф улы), театр студиясе (педагог Коробейникова Эльвира Анисовна), арт-студия (педагог Гадршина Юлия Павловна) һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен (укытучы Бәширова Алинә Фәнис кызы) дәресләр уздырдылар.
Җәйге каникуллар вакытында теләгән һәр бала чәршәмбе көнне "Талантлар салават күпере"ндә үзен кызыксындырган түгәрәкләргә йөри ала.
Нет комментариев