3 сентябрь - Террорчылык белән көрәштә теләктәшлек көне. Бу дата Россиядә 2005 елда барлыкка килде һәм ул Бесланда булган фаҗигале вакыйгалар белән бәйле. Террорлык акты нәтиҗәсендә бу канкойгыч фаҗигадә 300дән артык кешенең гомере өзелде, аларның 150се балалар иде. Кызганычка каршы, терактлар хәзер дә бик еш кабатланып тора. Аларда бер гаепсез...
3 сентябрь - Террорчылык белән көрәштә теләктәшлек көне. Бу дата Россиядә 2005 елда барлыкка килде һәм ул Бесланда булган фаҗигале вакыйгалар белән бәйле. Террорлык акты нәтиҗәсендә бу канкойгыч фаҗигадә 300дән артык кешенең гомере өзелде, аларның 150се балалар иде.
Кызганычка каршы, терактлар хәзер дә бик еш кабатланып тора. Аларда бер гаепсез кешеләрнең гомерләре вакытсыз өзелә. Террорчылык оешмалары үзләренең көчләрен һәм һәм бу эштә ахыргача барачакларын күрсәтергә тырышалар. Әмма аларның дистәләгән, йөзләгән корбаннар белән түләнә торган мондый террорлык актларына каршы торучы көчләр дә елдан-ел арта. Террорга каршы торучы хәрәкәтләр берләшеп, бер максатка эшләгәндә мондый фаҗигаларгә киртә куелачак, әлбәттә.
Моның өчен һәрберебезгә һәркайда аеруча уяу, сизгер, игътибарлы булырга кирәклеген истә тотсагыз иде, хөрмәтле әгерҗелеләр. Бу миңа кагылмый дип, шикле кешеләр, шикле әйберләр яныннан битараф кына узып китмәгез. Мондый куркыныч терактлар бездә булмас дип уйлап та ялгышасыз. Булмас димә, дөнья бу. Шуңа барчабызга да сак булырга кирәк.
Террорчылык белән көрәштә теләктәшлек көне кысаларында мәктәпләрдә, мәдәният учакларында тематик чаралар оештыру планлаштырыла. Белем бирү учреждениеләрендә террорга каршы тематик лекцияләр, ачык дәресләр, куркынычсызлыкка багышланган интерактив уеннар үткәреләчәк. Туган як тарихы музеенда бу көннәрдә "Беслан - йөрәк ярасы" дигән темага фотокүргәзмә эшли.
3 сентябрьдә көндезге сәгать бердә "Авангард" Яшьләр үзәгендә "Хәтер минуты" дигән темага түгәрәк өстәл артында әңгәмәгә сезне дә чакырабыз, әгерҗелеләр.
Любовь ИМАНОВА,
район башлыгы ярдәмчесе.
Нет комментариев