Безнең бу дуслыгыбыз әниләрдән үк килә. Әниләребез икесе дә татар теле укытучылары һәм мәктәп директорлары булдылар.
Әнием Гөлсинә Дасаева без - өч баласын күтәреп Әгерҗе якларына кайтып урнашып, башта Барҗы-Пельга, аннан соң Кырынды мәктәбендә директор булып эшләгәндә Үтәгән мәктәбенең дәрәҗәле директоры Әминә апа Батырова белән дуслаша. Бу дуслыклары аларның эчкерсез...
Безнең бу дуслыгыбыз әниләрдән үк килә. Әниләребез икесе дә татар теле укытучылары һәм мәктәп директорлары булдылар.
Әнием Гөлсинә Дасаева без - өч баласын күтәреп Әгерҗе якларына кайтып урнашып, башта Барҗы-Пельга, аннан соң Кырынды мәктәбендә директор булып эшләгәндә Үтәгән мәктәбенең дәрәҗәле директоры Әминә апа Батырова белән дуслаша. Бу дуслыклары аларның эчкерсез һәм гомерлек булды. Соңыннан ул безгә - әниләребезнең һөнәрен сайлаган кызларына да күчте. Гомерен мәгарифкә багышлаган җан дустым, ахирәтем Әлфия МУЛЛАХМӘТОВА белән чын дуслыгыбыз, әнә шулай, әниләрдән үк килә.
Без икебез дә лаеклы ялда инде. Әмма Әлфияне яшь коллегалары Девәтернә мәктәбенә эшкә чакырып алдылар. Киң эрудицияле, зур оештыру сәләтенә ия ветеран педагогның бу коллективта эшләве яшь мөгаллимнәр өчен зур хәзинә булды. Ул әле дә мәктәп, укытуның сыйфатын күтәрү өчен җан атып йөри.
Без хәзер сирәк очрашабыз инде. Ләкин телефон аша сөйләшми калган көнебез юктыр. Кайчакта кунакка кайткан балаларым телефоннан Әлфия апалары шалтыраткач, шаяртып, "әбиегезнең кече педсоветы башланды, тавышланмагыз", дип оныкларны уйнаудан тыеп торалар. Башта җан дустым белән хәл-әхвәл сорашу булса, бераздан сүз һаман мәгариф, мәктәп темасына, бер чорларда эшләгән хезмәттәшләргә, мәрхүм әниләрне сагынуга күчә. Мин гомерем буе Әлфиянең әти-әнисе өчен өзелеп торуына, туган җанлы булуына сокландым. Ул озак еллар Әгерҗедә мәгариф идарәсендә эшләде. Ярты гомере юлда узды. Ял саен, яңгырмы, буранмы, Әлфия ике сумкага күчтәнәчләрен төяп, "попутка"ларда туган авылы Үтәгәнгә әти-әнисе янына ашыкты. Ялларда кадерле кешеләренә атна буе җитәрлек ризык, тәмле камыр ашлары пешереп, тагын Әгерҗегә эшкә китүләре бер дә җиңел булмагандыр. Әмма ул беркайчан зарланмады. Әнисе каты авыргач, аны сабый баладай тәрбияләве, газиз кешесенең үлемен бик тә авыр кичерүе - бүгенгедәй күз алдымда. Әминә апа вафатыннан соң әтисе Рәхимҗан абыйны ялгыз калдырмас өчен Әгерҗедәге фатирын ташлап Үтәгәнгә күченүенә дә ничек сокланмыйсың инде?! Ә Ижауда яшәүче бертуган сеңлеләре Фәйрүзә белән Илүсә гаиләләре, аларның балалары өчен җан атып яшәве... Әлфия атна саен аларны сагынып, тәмле ашлар әзерләп көтеп ала, кунак итә. Ә аның кулыннан килмәгән эше юк. Нинди генә тәмле камыр ашлары әзерләсә дә шалтыратып рецептларын әйтә, син дә пешереп кара әле, ди. Заманында әнисе пешергән тәмле ризыкларның рецептларын "Әгерҗе хәбәрләре" аша газета укучыларга да җиткерә ул.
Әлфия белән теләсә нинди сереңне уртаклашырга, бик авыр чакларда эчеңне бушатырга була. Мин аңа еш кына "син - минем сер сандыгым", димен. Тормышымда катлаулы, авыр чакларда, әле ярый, ул булды. Әлфия гел кирәк чакта, нәкъ менә кирәк вакытта төпле киңәшләре белән миңа авырлыкларны сыгылмый гына җиңеп чыгарга ярдәм итте. Менә шундый җан дустыма йөрәк түремнән чыккан рәхмәт сүзләремне җиткерергә җае да чыкты әле. Районыбызның мәгариф күгендә якты йолдыз булып янган, бик күп яшь мөгаллимнәрнең остазы, киңәшчесе булган Әлфия Муллахмәтованың иртәгә түгәрәк гомер бәйрәме. Без, кем әйтмешли, "почти яшьти"ләр булсак та гомерем буе синнән үрнәк алып яшәдем, дустым. Туганымдай якын дус биргәнгә Ходайга мең рәхмәтлемен. Юбилеең котлы булсын!
Роза ИБРАҺИМОВА.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев