Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Татарстан фермеры иске чиркәүдән сыер абзары һәм склад ясаган

Сүз Ширбәт һәм Танкеевкадагы чиркәүләр турында бара

Татарстанда крестьян хуҗалыгы башлыгына ике тарихи чиркәүне сыер абзары һәм ашлык склады буларак кулланганы өчен 300 мең сумга кадәр штраф яный. Бу хакта журналистларга республика прокуратурасында сөйләделәр.

"Танкеевка авылында архитектура һәйкәлен склад буларак кулланган крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгына карата административ хокук бозу турында эш кузгатылган", - дип хәбәр иттеләр Татарстан прокуратурасында.

Спас районы прокуратурасы ике авылдагы архитектура һәйкәлләренең ашлык склады һәм сыер абзары буларак кулланылуы турындагы мәгълүматны тикшергән.
Тупланган материаллар район судына карау өчен тапшырылган. Хокук бозучыга 20 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф яный. Шулай ук Спас муниципаль районының Полянка һәм Краснослободск авыл җирлекләре башкарма комитетларының вазыйфаи затлары да дисциплинар җаваплылыкка тартылачак.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев