Казанда бүләкләү тантанасы узды
Әгерҗе районы “Сарсак-Омга“ хуҗалыгы механизаторы Василий Масленниковка “Татарстан Республикасының атказанган механизаторы“ дигән мактаулы исем бирелде. Әлеге дәрәҗәле исемне аңа ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Василий Масленников хезмәт юлын нәкъ кырык ел элек, 1981 елда “Победа“ колхозында механизатор буларак башлый. Язын туфракны чәчүгә әзерли, бөртеклеләрне җир куенына иңдерә. Җәен терлек азыгы хәзерләүдә көнне-төнгә ялгап эшли. Урып-җыю эшләре төгәлләнгәч туфрак сөрү дә – Василий җаваплылыгында. Кышкы чорда ул терлекләргә азык кертә, юлларны кардан чистарта.
Василий Масленников – үз эшенең остасы, диләр хуҗалыкта. Т-150К тракторын һәрчак төзек тота. Хезмәттәшләренә ярдәмчел. Үз эшен яратып, чын күңел биреп башкарганга хезмәт күрсәткечләре дә елдан-ел яхшыра бара аның.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев