Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
Яшәеш

Татарстанда кафе һәм рестораннарга төн уртасына кадәр эшләргә рөхсәт иттеләр

Документ бүгеннән үз көченә керә

Татарстанда җәмәгать туклануы биналарының эш вакытын төн уртасына кадәр озайттылар. Республика Премьер-министры Алексей Песошин ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карарын имзалады.

Документ бүгеннән үз көченә керә. Шул рәвешле, 15 ноябрьдән башлап кафе, ресторан һәм барлар 23.00 сәгатьтә түгел, ә 00.00 сәгатьтә ябылачак. Шул ук вакытта, җәмәгать туклануы биналары элеккечә үк 6.00 сәгатьтә эшли башлый.

Үзгәрешләр төбәк территориясендә «санитар-эпидемиологик хәлне һәм яңа коронавирус инфекциясенең таралу үзенчәлекләрен исәпкә алып» кертелде.

Моңа кадәр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә кафе һәм рестораннарга төн уртасына кадәр эшләргә рөхсәт итәргә дигән карарга килүләре турында белдергән иде.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев