Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Тирсәдән әниле-кызлы Сибатовалар могҗизалар тудыралар + ФОТО

Менә нинди могҗизалар тудыралар Тирсәдә яшәүче Лира ханым СИБАТОВА һәм аның кызлары Лилия белән Алия. Арчада туып-үскән Лира кечкенә вакытта ук открыткалардан төрле савытлар ясый торган була. Рәсем ясарга да оста, тегү-чигү, бәйләүне дә булдыра ул. Казанда тегү фабрикасында эшләү дә файдага гына була. Кул эшләренә осталыгы өстенә әле ул...

Менә нинди могҗизалар тудыралар Тирсәдә яшәүче Лира ханым СИБАТОВА һәм аның кызлары Лилия белән Алия.

Арчада туып-үскән Лира кечкенә вакытта ук открыткалардан төрле савытлар ясый торган була. Рәсем ясарга да оста, тегү-чигү, бәйләүне дә булдыра ул. Казанда тегү фабрикасында эшләү дә файдага гына була. Кул эшләренә осталыгы өстенә әле ул бик матур җырлый да.

- Бу талантым балаларыма да күчкән. Ике кызым хәзер миннән уздырып бәйлиләр, сәйләннән әллә нинди матурлыклар тудыралар, балчыктан ясалган әйберләре дә күп, - ди Лира апа.

Бу ике кызның капиталь төзекләндерүдән соң Тирсә Мәдәният йортын ачу тантанасында җырлаганнарын да сокланып күзәткән идек. Арча педагогия көллиятендә укучы Лилия ансамбльгә дә йөри икән. Кызлар икесе дә рәсем ясау буенча сәнгатә мәктәбен тәмамлаганнар.

- Алия портретлар ясауга бик оста, - ди Лира ханым.

Әнә, аларның кызыл балчыктан ясаган аю, куян, төлкеләре җәй буе ишегалдын бизәп торганнар. Хәзер җәнлекләрне өйгә керткәннәр. Кечкенә генә сувенирлары да күз явын алырлык матур.

- Өчебез бергә эшләгәч күңелле бит. Бер-беребезне өйрәтәбез, киңәшләшәбез, - ди Лира ханым.

Оста куллы Сибатоваларның матур эшләнмәләрен сез дә карагыз әле, укучыларыбыз.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев