Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Уразайда Шакировлар гаиләсендә сәнгатькә гашыйк балалар үсә

Өлкәннәрдән буыннан-буынга тапшырылучы күркәм йолаларны кабул итеп алып, аңа хәзерге заманның киң мөмкинлекләрен өстәп бик матур яшәүче гаиләләр бар арабызда. Шуларның берсе - Уразайда гомер кичерүче Ләйсән- Рамил ШАКИРОВлар. БЕРСЕ УҢГАН, БЕРСЕ БУЛГАН Шакировларның гаилә тарихы моннан 17 ел элек языла башлый. Девәтернәдә туып-үскән Ләйсән Уразай егете Рамил белән Алабугада...

Өлкәннәрдән буыннан-буынга тапшырылучы күркәм йолаларны кабул итеп алып, аңа хәзерге заманның киң мөмкинлекләрен өстәп бик матур яшәүче гаиләләр бар арабызда. Шуларның берсе - Уразайда гомер кичерүче Ләйсән- Рамил ШАКИРОВлар.

БЕРСЕ УҢГАН, БЕРСЕ БУЛГАН

Шакировларның гаилә тарихы моннан 17 ел элек языла башлый. Девәтернәдә туып-үскән Ләйсән Уразай егете Рамил белән Алабугада укыганда таныша. Яшьләр кавышканда каенанасы Кәүсәриянең каенанасы Сәхипҗамал әби дә исән була.

- Яшь булса да эшкә батыр, тырыш минем киленем Ләйсән. Бер эштән дә курыкмый, тәвәккәлләп керешә һәм ерып та чыга. Сәхипҗамал әбисен карарга да булышты. Без гомер-гомергә күп итеп мал асрадык. Рамил эштә вакытта көндезләрен печән алып кайтасы да була. Тотты да үзе укыды "права"га Ләйсән. Йөк машинасын да, җиңел машинаны да үзе йөртә хәзер, - ди каенанасы Кәүсәрия апа.

Бер-бер артлы Язгөлем, Фәрхәт, Нурия дөньяга аваз сала. Гаилә зурайгач, яшьләр башка чыгалар. Киң, иркен яңа йорт салалар. Эштән тәм, тормыштан ямь табып яшиләр шулай.

- Безнең Рамил бик матур җырлый да әле. Көйләрне бөтен борылмаларына китереп җиткереп бик оста сызгырып та шаккаттыра ул безне. Бик тыйнак, итагатьле, ипле, эшчән минем җәмәгатем. "Әтиегез кебек булыгыз!" дигән сүзне балаларыма еш әйтәм, - ди Ләйсән.

БӘЙГЕ АРТЫ БӘЙГЕДӘ ҖИҢҮ ЯУЛЫЙЛАР

Язгөлем Уразайда башлангыч сыйныфларда укыганда ук төрле мәдәни чараларда, бәйгеләрдә актив катнаша. Салагышта укыганда Әгерҗенең сәнгать мәктәбенә йөреп, скрипкада һәм фортепианода уйнарга өйрәнә, вокал классында җырлау осталыгын арттыра. Җиденче сыйныфтан башлап укуын Чаллының Гали Акыш исемендәге лицейда дәвам итә. Бер үк вакытта сәнгать мәктәбендә укып, уен кораллары бүлегендә скрипка классын бик яхшы билгеләргә тәмамлый. Хәзер Язгөлем лицейның тугызынчы сыйныфында белем ала, сәнгать мәктәбенең вокал классында белем ала. Төрле бәйгеләрдә катнашып җиңү арты җиңү яулый. Узган ел татар сәнгатенең "Моң чишмәсе" төбәк фестиваль-бәйгесендә икенче урын алды. Быел республикада оештырылган "Җиде нота" бәйгесендә һәм Бөтенроссия "Чулман тургае" фестивалендә беренче урын яулады.

Фәрхәт тә башлангыч сыйныфларда укыганда ук җырларга ярата. Мәдәни чараларда, "Уразай каеннары" фестивалендә чыгыш ясый. Әти-әнисен һәм укытучыларын укудагы уңышлары белән дә сөендереп тора. Узган ел инглиз теленнән Бөтенроссия олимпиадасында катнашып өченче урынга лаек булды. Ир-ат эшләрендә хәзердән үк әтисенең уң кулы да Фәрхәт.

Нурия әле алты яшьтә генә, балалар бакчасына йөри. Шулай да өч еллык сәхнә стажы бар инде аның. Иң беренче "Уразай каеннары" фестивалендә "Берәү, икәү, өчәү, дүртәү" җырын башкарып шаккаттырган иде ул тамашачыларны. Дүрт яшендә Чаллы төбәгендә уздырылган "Бәхет йолдызы" җыр бәйгесендә икенче урын алды бөтерчектәй җитез кыз. Апасы Язгөлем кебек рәсем ясарга да бик оста ул. Әнисенә чәчәкләр үстерергә ярдәм итә. Аш-су әзерләүдә дә хәзердән үк осталыгы белән шаккаттыра Нурия.

ЭШ БЕЛӘН УКУНЫ БӘЙЛӘП

Рамилнең Казан энергетика институтын тәмамлаганына ун ел инде. Әлмәт электро-энергосервис җәмгыятенең Ямурзадагы филиалында мастер булып эшли.

- Укудан аерыласы юк әле тиз генә. Кызыбыз Язгөлемне Чаллыга илтеп куям, каршы алам. Ләйсән авылда китапханә ябылып эшсез калгач, балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, КФУның Алабуга филиалында бишенче ел читтән торып белем ала. Җәмәгатем гел өйдә булмагач, сыер асраудан вакытлыча тукталырга туры килде. Әмма мөгезле эре терлекләребез бишәү. Пай җирләрендә ашлыкны үзебез үстерәбез. Авылда яшәп кырга чыкмасаң, мал асрамасаң ничек инде ул, - ди тормыш дилбегәсен кулында нык тотучы булдыклы гаилә башлыгы.

Алга максатлар куеп, шуларны зур тырышлык белән тормышка ашырып, бәхетләрен туган авылда табуларына шатланып яши Шакировлар.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев