Бу хакта “Интертат” хәбәрчесенә җырчының администраторы Раил Нуриев хәбәр итте.
- Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи-Биктаһировага кабер ташы проекты әзер булган. Ул 27 июльдә, аның вафат булган көнендә, Казанның Яңа Татар зиратында куелачак. Әлеге хәтер чарасы 11 сәгатькә билгеләнгән, дога укып урнаштырырга исәплибез. Ташны Габделхәй абый ясатты. Үзе зиратта булды, нигез салу эшләрендә катнашты. Ташның авырлыгы – 5 тоннага якын, анда “гомерләрне үлмәс җыр итик” дигән язу һәм Хәния апаның фотосын урнаштырылган, - диде ул.
Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА
Фото: Социаль челтәрдән
Нет комментариев