Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Әгерҗе кызы – Казанда “Җәлил укулары“нда

Дилия Закирова икенче урынга лаек булган

4нче шәһәр мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Дилия Закирова “Җәлил укулары“ әдәби бәйгесенең Казанда С.Сәйдәшев исемендәге Зур Концертлар залында узган бүләкләү тантанасында чыгыш ясау хокукына ия булды.

Бишенче тапкыр узган Халыкара бәйгегә быел 40 меңнән артык эш кабул ителгән. Шигырьләр 23 телдә яңгыраган. Финалга 836 катнашучы үткән.

Бүләкләү тантасында 21 яшь сүз остасы патриот шагыйрь Муса Җәлилнең шигырьләрен яңгыраткан. Дилия Закирова “Күршеләр“ шигырен сөйләгән.

Әгерҗе кызы бәйгедә икенче урынга лаек булган, Диплом һәм сертификат белән бүләкләнгән. Дилияне бәйгегә укытучысы Әлфия Заһретдинова әзерләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев