Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Җәйге ялың ничек уза, студент? (Сораштыру)

Күпләр озын ялда сәяхәт итеп калырга тырышалар. Ә кайберәүләр каникулны әти-әни янында аларга ярдәм итеп уздыру яклы..

Җәйге ял студентлар өчен дә иң рәхәтедер, мөгаен. Сессия тәмамланган, баш укудан ял итә. Күпләр озын ялда сәяхәт итеп калырга тырышалар. Ә кайберәүләр каникулны әти-әни янында аларга ярдәм итеп уздыру яклы. Эшкә урнашып, акча эшләүчеләр дә юк түгел. 

Әдилә ГАЗИЗОВА, Исәнбай авылы:

–    Ижауда янгын сүндерүчегә укучы абыем Рифат та, мин дә сессия тәмамлануга туган авылыбызга кайттык. Абыем өченче курсны тәмамласа, мин бер ел Чаллыда тәрбияче һөнәренә Чаллыда бер ел гына укыдым. Дөрес, кайбер яшьтәшләрем кебек минем дә каникул вакытында Чаллыда эшкә урнашасым, азмы-күпме акча эшлисем килгән иде. Әмма бу теләгемә әти-әнием каршы килделәр. Фатирга түләп тору да арзан түгел. Бөтен эшләгән акчам ашарга һәм фатирга кереп бетәчәк дип авылга кайттым. 

Дөресен әйтим, әти-әни янында бик рәхәт. Без – аларның олы ярдәмчеләре. Абыем маллар арасында кайнашса, хуҗалыктагы эшләрне башкарса, мин өйдә һәм бакчада эшләргә яратам. Әнием белән карлыган, чия җыеп кайнатма ясыйбыз, компот ябабыз. Әле узган атнада ике көн көтүгә чыктык. Көне буе табигать кочагында булдык. 

Ә кичләрен дусларым белән Мәдәният йортына чыгам. Быел авылда яшьләр күп. Шуңа күрә клубта да бик күңелле. 

Без 9 сыйныфны тәмамлаганчы 12 укучы идек. Җәй беткәнче сыйныфташлар белән очрашу да уздырырга уйлыйбыз. 

Җәйне бик яратам. Шуңа аның һәр көне файдалы да, рәхәт тә узуын телим. 

Айгөл МУЛЛАНУРОВА, Кадыбаш авылы: 

–    Җәйге ялны көтеп алсам да, аны рәхәтләнеп туган авылымда уздыру насыйп булмады быел. Мин Казанда архитектура-төзелеш университетында белем алам. Быел III курсны тәмамладым. Теорияне практика белән бәйләү максатыннан җәен үз һөнәрем буенча эшкә урнашырга уйладым. Дөрес, сессия тәмамлангач июнь башында Кадыбашка кайтып әти-әниемә булыштым, Сабан туйларында булдым. Аннан янә Казанга юл тоттым. 

Мин генә түгел, хәзер күп студентлар каникул вакытында гына түгел, укыганда да эшлиләр. Бу – заман таләбе. Ә Казанда үзеңне үстерергә бөтен мөмкинлекләр бар. 

Эштән соң Казан урамнары буйлап велосипедта йөрим, дусларым белән очрашам, су коенырга да йөрибез. Әле гитарада уйнарга өйрәнү теләге белән дә янам. 
Шулай да авылны бик сагынам. Әти-әнием, бабам янына ялларда кайтырга тырышам. 

Владимир ПАКЕЕВ, Бима авылы:

–    Җәйге каникулны авылда да уздырырга булыр иде. Әмма мин быел үз алдыма “Эшләргә!“ дигән максат куйдым. Чөнки студент матур киенергә дә, тәмле ашарга да ярата. Чаллыда эретеп ябыштыручы һөнәренә укыйм. Шунда ук эшкә урнаштым. Ял вакытларында авылга – әти-әнигә ярдәм итәргә кайтам. Җәй көне авылда эш күп. Малларга печән, ягарга утын әзерлибез. Хуҗалыкта да эш бетеп тормый. Шуңа күрә күп вакыт эшләп уза. Ә кичтән, әлбәттә, дуслар белән очрашам. Без – мари халкы биергә яратабыз. Дискотека булганда Мәдәният йорты гөрләп тора. Егетләр дә, кызлар да милли көйләребезгә биибез. Мин

Чаллыда да мари бию ансамбленә йөрим. 

Студент елларын, әнә шулай, күңел ачып та, эшләп тә уздырырга тырышам. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев