Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Анжела Панфилова: Соңга калып йөрү балаларның укуларына тискәре йогынты ясый дип уйлыйм

Сораштыру

Сентябрь аенда Соңга калу көне билгеләп үтелә икән. Сез соңга калып йөрисезме? Билгеләнгән вакытка килмәгән кешеләргә карата фикерегез нинди? Газета укучыларыбызга шул сораулар белән мөрәҗәгать иттек.

Анжела ПАНФИЛОВА, Сарсак-Омга лицееның директор урынбасары:

– Соңга калып йөрү балаларның укуларына тискәре йогынты ясый дип уйлыйм. Беренче карашка, берничә минутка соңга калуның зыяны юк кебек тоела. Әмма шушы вакыт эчендә укучы мөһим мәгълүматтан мәхрүм калырга да мөмкин. Моннан тыш, соңга калучы үзе дә төгәлсезлеккә тиз ияләнә, башка укучыларга да игътибарларын дәрескә тупларга комачаулый. Соңга калу – үзеңнең дә, башкаларның да вакытын хөрмәт итмәү ул. Башта дәрескә соңга каласың, аннан очрашуга...

Гадәткә кергән соңга калу аркасында техникум-­институтлардан, эштән дә чыгарып җибәрү очраклары була. Бер көн эчендә укырга яки эшләргә, спорт белән шөгыльләнергә, иҗат итәргә, китаплар укырга һәм башка дистәләгән эш башкарырга мөмкин. Моның өчен көнне алдан планлаштырырга гына кирәк. Уңышка ирешкәннәр нәкъ шулай эшлиләр дә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев