Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Армиягә китәчәк Әгерҗе егетләре өчен Хәрби хезмәткә чакырылучы көне узды

"Авангард" Яшьләр үзәгендә узган Хәрби хезмәткә чакырылучылар көненә язын солдат каешы буачак уналты егет килгән иде. Билгесезлек куркыта Тирсә егете Савелий Лямытских 7 яшьлек энесе Глеб белән килгән. - Мин дә абыем кебек армиягә барачакмын. Хәзердән үк тырышып спорт белән шөгыльләнәм, - ди малай. Савелий мәктәпне узган ел тәмамлаган, МЧС...

"Авангард" Яшьләр үзәгендә узган Хәрби хезмәткә чакырылучылар көненә язын солдат каешы буачак уналты егет килгән иде.

Билгесезлек куркыта

Тирсә егете Савелий Лямытских 7 яшьлек энесе Глеб белән килгән.

- Мин дә абыем кебек армиягә барачакмын. Хәзердән үк тырышып спорт белән шөгыльләнәм, - ди малай. Савелий мәктәпне узган ел тәмамлаган, МЧС факультетына керер өчен берничә балл җитмәгән.

- Армиядән кайткач, керә алырмын дип уйлыйм, - ди егет. Хәрби комиссариат аша БТР йөртүчегә укыган, "С" категорияле шофер "права"сы да алган.

- Сине, хәрби хезмәткә чакырылучыны, бүген аеруча нәрсә куркыта? - дип сорыйм егетттән.

- Билгесезлек, - ди кыска гына җавап бирә ул. Дөрес сүзгә җавап юк. Хәрби хезмәткә чакырылучы көне нәкъ менә билгесезлеккә бераз ачыклык кертү өчен оештырыла да инде. Аның максаты - егетләрдә армия хезмәте турында күзаллау барлыкка китерү, үзләрен ничек һәм нәрсәгә әзерләргә кирәклеген аңлату.

Ура, мин армиягә китәм!

Егетләр алдында хәрби хезмәтен үтәп кайткан ир-егетләр чыгыш ясады.

- Армиядә ялкауларга урын юк. Коллективта, бигрәк тә армия коллективында яшәргә өйрәнү җиңел түгел. Ул көч тә, сабырлык та, тырышлык та таләп итә. Моңа бүгеннән үк әзер булыгыз, - диде район башлыгы Валерий Макаров. Әле күптән түгел генә хәрби хезмәттән кайткан Әгерҗе егете Рамис Осипов хатирәләргә бирелеп алды.

- Армиягә күтәренке кәеф белән китү бик тә мөһим. Мин үзем: "Ура, ниһаять, мин дә армиягә китәм!" - дип сөенеп киттем. Миңа хезмәт итүе кызыклы да, рәхәт тә булды. Армиядә бирелгән характеристика укырга һәм эшкә кергәндә бик тә мөһим роль уйный. Шуңа, безнең командир әйтмешли, лаеклы хезмәт итегез.

Әниегезне искә төшерегез

Әгерҗе егете, "Спутник" хоккей командасының алдынгы уенчысы Динир Галиев армиядә дә әлеге спорт белән шөгыльләнүен дәвам итә. Алай гына да түгел, офицерларны хоккей уйнау уен серләренә өйрәтә икән. Улының присяга кабул итү тантанасына барган әнисе Аидә Галиева булачак солдатларга армиядәге шартлар турында сөйләде.

- Солдатларга барлык мөмкинлекләр тудырылган: телевизор, автомат кер юу машинасы , ял итү, спорт белән шөгыльләнү өчен аерым бүлмәләр бар, - диде ул. - Тик мин әни буларак баштарак барыбер борчылдым. Сәламәтлекләре белән бәйле аның бабасына да, әтисенә дә армия хезмәтендә булырга туры килмәде. Сугышта катнашкан дәү бабайны исәпләмәгәндә, Динир - безнең гаиләдән армия сафына алынган беренче солдат. Кыска гына вакыт эчендә ул хезмәт иткән бүлектән уңай характеристика килүенә бик тә сөендек. Армиянең улларыбыздан чын ир-егет ясавына мин хәзер ышанам инде. Динир күзгә күренеп җитдиләнде, олыгайды. Хәрби хезмәткә чакырылучыларга әйтер сүзем шул: ни генә булса да, бирешмәгез. Ашыгып куркыныч карарлар кабул итмәгез. Авыр минутларда әниегезне искә төшерегез, ул бу гамәлемне ничек бәяләр дип уйлагыз, - диде солдат анасы.

Булачак солдатларга армия хезмәте турында фильм да күрсәтелде. Алар читтән торып Казандагы "Патриот" республика хезмәткә чакыру пункында булып кайттылар.

Аннан хәрби комиссар Илгиз Галиев Россия президенты һәм оборона министрының язгы чакырылыш турындагы Указын укыды. Очрашу истәлеге итеп егетләргә якташларыбыз турындагы "Алар җиңү яулап кайттылар" исемле китаплар таратылды.

Язгы чакырылышта армия сафларына безнең районнан 36 егет китәчәк. Без сезне сагынып көтәрбез, ә сез хәрби бурычыгызны лаеклы үтәп кайтыгыз, Әгерҗе егетләре!

Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев