Бүген Әгерҗедә Яшь гражданнар форумы узды + ФОТО
Яшьлек

Бүген Әгерҗедә Яшь гражданнар форумы узды + ФОТО

Бүген Әгерҗенең “Радуга талантов“ балалар иҗаты йортында шәһәребезнең иң актив яшьләре катнашында Яшь гражданнар форумы узды.

 

Яшьләр, өч төркемгә бүленеп, тугыз юнәлеш – эшмәкәрлек, сәламәт яшәү рәвеше, хокук саклау, белем һәм фән, мәдәният һәм иҗат, патриотик тәрбия, экология буенча үз тәкъдим-фикерләрен җиткерделәр. Соңыннан иң яхшы тәкъдимнәрне бергә туплап резолюция кабул ителде.

Якын киләчәктә район җитәкчелеге яшьләр белән берлектә әлеге тәкъдимнәрне тормышка ашыру юлларын эзләячәк.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев