Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшьлек

Девятерня авылы кызы Лиана ГАББАСОВА Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институтын кызыл дипломга тәмамлады

Балачак хыялы – чынбарлык

Девятерня авылы кызы Лиана ГАББАСОВА Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институтын кызыл дипломга тәмамлады. Бу – максатчан кызның тырышлыгының матур нәтиҗәсе.

КЕЧКЕНӘДӘН МӘКАЛӘЛӘР ЯЗА

Журналист булу – Лиананың балачак хыялы. Ул максатына ирешү өчен мәктәп елларыннан ук әлеге юнәлештә ныклап шөгыльләнә. “Әгерҗе хәбәрләре” район, Ижауның “Яңарыш”, Чаллыда балалар өчен нәшер ителүче “Көмеш кыңгырау” газеталары белән хезмәттәшлек итә. Күп мәкаләләре “Көмеш кыңгырау” газетасында басылган яшь хәбәрче Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый премиягә лаек була. Журналистлык һөнәренә мәхәббәтне “Алтын каләм” республика иҗат фестивале дә тәрбияли. Мәктәп елларында Лиана анда өч тапкыр катнаша. Әлеге фестивальдә яулаган Дип­ломнар һәм  дәрәҗәле бүләкләрне кадерле истәлек итеп саклый. Татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадаларында катнашып, призлы урыннарга да ия була.

2022 елда 11 сыйныфны тәмамлагач Лиана, хыялларын канат итү өчен, Казанның иң дәрәҗәле уку йортларыннан саналучы Казан федераль университетына юл тота. 

ОНЫТЫЛМАС СТУДЕНТ ЕЛЛАРЫ

Шулай итеп, студент елларына нигез салына.

– Иң рәхәт, гомергә онытылмаслык матур хатирәләр калдырды бу еллар, – ди Лиана. 

– Әлеге институт­та журналистика өлкә­сен­дә милли кадрлар әзерлиләр. Безнең төркемдә Татарстанның төрле районнарыннан, Удмуртия һәм Башкортос­таннан  студентлар бар иде. Аларның һәрберсе киңкырлы, иҗади, сә­ләтле булулары белән аерылып тордылар, – дип дәвам итә ул.

Лиана үзләренә белем биргән мөгаллимнәрне дә рәхмәт хисләре белән искә ала. Алар арасында Иж-Бубыйдан якташыбыз – филология фәннәре кандидаты Гөлфия Гайнуллина да бар. 

– Гөлфия Рәсилевна да, башка мөгаллимәләр дә әдәбиятны ярату серләренә генә төшен­дереп калмадылар, тормыш дәресләренә дә өйрәттеләр, – ди яшь якташыбыз.

Уку белән бергә сәлә­тен башка яктан да ача талантлы кыз. Ул беренче курстан башлап институтта эшләүче “Мизгел” яшьләр театрына йөри. Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизов җитәкчелек иткән әлеге театр составында аңа да Татарстанның дәрәҗәле артистлары белән бер сәхнәдә чыгыш ясарга, БРИКС, “Ростки” кебек дөньякүләм масштаблы чараларда катнашырга насыйп була.

– Студент елларын тагын нәрсәләр хәтерләтеп торачак дип сорасалар, мин, ике дә уйламыйча, тулай торак дип җавап бирер идем, – ди Лиана, елмаеп. – Биредә дуслар белән мөстәкыйль тормышка өйрәндек. Бергәләп имтиханнарга әзерләнү дә күңеллерәк иде. 

Лиана уку еллары дәвамында “Идел” яшьләр журналында, “Ватаным Татарстан” газетасында һәм ТНВ телеканалында практика үтә, каләм чарлый, журналистлык серләренә төшенә. Киләчәктә дә медиа юнәлештә эшчәнлеген дәвам итәргә тели. Магистратурада уку теләге белән дә яна. 

– Диплом тапшырган мизгелләр иң дулкынландыргычы булгандыр. Әлеге тантанага Девятерня авылында яшәүче әти-әнием Айнур белән Гүзәлия дә килделәр. Безнең төркемгә дип­ломнарны “ТАТМЕДИА” җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков һәм “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов зур өметләр баглап тапшырдылар. Без аларның ышанычын акларбыз дип өметләнәм, – ди Лиана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев