Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Фәнис-Алия Арслановлар кызларын кияүгә биргән

Таңсылу Алабугага килен булып төшкән

Газета укучыларыбызга “Ни хәлләрдә яшәп ятасыз?“ дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек. 

Алия АРСЛАНОВА, Девятерня авылы:
–    Бик сөенечле дә, шул ук вакытта күңелне моңсулык биләп алган да көннәребез әле. “Ап-ак юрганнарга төренеп килен төшә бүген бер өйгә“ дип кайчан гына үзебез җырлап йөри идек, кызыбыз Таңсылуның Алабугага килен булып киткәнен сизми дә калдык. Шулай итеп, узган атнада олы кызыбыз Таңсылу белән киявебез Маратның никахларын уздырдык. Ике яктан да туганнарны җыйдык, яшьләргә иң матур, иң изге теләкләр теләнде. Ирем Фәнис белән күпме туй мәҗлесләрен алып барабыз, җырлап, уеннар уздырып кунакларның күңелләрен күрәбез. Ә үз балаңны кияүгә бирү бөтенләй икенче төрле икән... 
Шушы көннәрдә күрше Галидә яшәүче Флүр–Гөлчирә Фәрхушиннар йортына да килен төште. Олы уллары Флүс өйләнде. Март аенда авылдашларыбыз Айнур–Гүзәлия Габбасовларның кызлары Лилия белән Иске Эсләк егете Рәсүл Садыйков гаилә корганнар иде. Әнә шулай, җирлегебездә бер-бер артлы никахлар узды. Бәхетләре булсын балаларның! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев