Яшьлек

Әгерҗе егетләре армиягә китә

Бүген Әгерҗе районы хәрби бүлеге тантаналы рәвештә сигез егетне армия сафларына озата. Аларга район җитәкчеләре, руханилар үз хәер-фатихаларын бирәчәк. Әнә, Иске Эсләк егете Айдар Шакиров һәм Үтәгәннән Айрат Ибраһимов: "Без армиягә китәргә әзер", - диләр. Егетләрең икесе дә Сарапулда техникум тәмамлаган. Аларның теләге - махсус гаскәрләргә йә һава-десант гаскәрләренә эләгү....

Бүген Әгерҗе районы хәрби бүлеге тантаналы рәвештә сигез егетне армия сафларына озата. Аларга район җитәкчеләре, руханилар үз хәер-фатихаларын бирәчәк.

Әнә, Иске Эсләк егете Айдар Шакиров һәм Үтәгәннән Айрат Ибраһимов: "Без армиягә китәргә әзер", - диләр. Егетләрең икесе дә Сарапулда техникум тәмамлаган. Аларның теләге - махсус гаскәрләргә йә һава-десант гаскәрләренә эләгү. Ә без егетләрнең исән-сау туган якларына әйләнеп кайтуларын телибез.

Гомумән алганда, язгы чакырылышта армия сафларына 38 райондашыбыз китәчәк.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев