Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яшьлек

Әгерҗедә 18 яшьлек егетне хөкем иттеләр

Акча белән кызыктырып, җинаять юлына тарткан

Әгерҗе районы прокуратурасы 18 яшьлек әгерҗелегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Ул вәгъдә бирү юлы белән балигъ булмаган яшүсмерне җинаять кылуга җәлеп иткән.

Судта билгеле булганча, узган елның октябрендә Әгерҗенең Гагарин урамындагы бер ишегалдында гаепләнүче, танышының балигъ булмаганлыгын белгән хәлдә, аңа ВАЗ автомобиленнән тәгәрмәчләр салдырырга тәкъдим итә. Ул егетне урланган тәгәрмәчләрне сатып, керем алу мөмкинлеге аша кызыктыра. Алдан сөйләшү буенча, алар бергәләп автомобильдән ике тәгәрмәчне салдыралар. Калганнарын да салдырырга җыенганда аларны шунда яшәүче икенче берәү күреп ала. Балигъ булмаган яшүсмерне урында тоткарлыйлар һәм җинаять гамәлләре ахырга кадәр җиткерелми кала. 

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган. Суд аны бер елга шарты рәвештә ирегеннән мәхрүм итү һәм шуның кадәр үк сынау срогы бирү турында карар чыгарган. 

Суд карары үз көченә кергән.  

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев