Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Әгерҗедә Кадетлар балы узды

Якты бәйрәм бүләк иттеләр

Кичә 2 нче мәктәп укучылары Кадетлар балында катнашучыларның барысына да якты бәйрәм көне бүләк иттеләр.

Быел ул беренче тапкыр ул район мәдәният сараенда узды. Балда бию патшасы – вальс уйнады, классик музыка, заманча инструменталь композицияләр яңгырады.

Җиде команда: 8, 9, 10, 11нче сыйныфлар вальс биюдә ярыштылап. Өлкән иптәшләре белән беррәттән беренче сыйныф укучылары да дебют ясадылар, алар тамашачылар симпатиясе призын алды.

Биючеләрне зал алкышларга күмде. Жюри тарафыннан да, шулай ук төбәкара укытучылар семинарында катнашучы кунаклардан да соклану сүзләре яңгырады.

Бәйге нәтиҗәләре буенча 3 урын 8Б сыйныф командасына бирелде, 2 урынны 10 сыйныф командасы яулады, 11 сыйныф командасы җиңүче дип танылды. Калганнарга төрле дәрәҗәдәге лауреат дипломнары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев