Әгерҗедә Яшь гражданнар форумы узды
Яшьлек

Әгерҗедә Яшь гражданнар форумы узды

Бүген Әгерҗенең “Радуга талантов“ балалар иҗаты йортында шәһәребезнең иң актив яшьләре катнашында Яшь гражданнар форумы узды.

Чараның тантаналы ачылышында катнашучыларны Казан кунагы – Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы директоры Екатерина Согрина, район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев сәламләделәр. Аннан яшьләр, өч төркемгә бүленеп, тугыз юнәлеш – эшмәкәрлек, сәламәт яшәү рәвеше, хокук саклау, белем һәм фән, мәдәният һәм иҗат, патриотик тәрбия, экология буенча үз тәкъдим-фикерләрен җиткерделәр. Соңыннан иң яхшы тәкъдимнәрне бергә туплап резолюция кабул ителде.

Якын киләчәктә район җитәкчелеге яшьләр белән берлектә әлеге тәкъдимнәрне тормышка ашыру юлларын эзләячәк.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев