Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Әгерҗедә зурлап Яшьләр көнен бәйрәм иттеләр

Халык бәйрәм программасын яхшы кәеф белән каршы алды

27 июньдә Россиядә Яшьләр көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан 25 июньдә Әгерҗенең «Орешник» паркында зур бәйрәм программасы оештырылды.

"Яшьлек - ул өмет һәм ачышлар чоры, үз юлыңны эзләү, зур кыю планнар һәм аларны тормышка ашыру вакыты. Теләсә кайсы илдә, теләсә кайсы җәмгыятьтә яшьләр өчен ишекләр ачык, алар - яңа идеяләр генераторы. Нәкъ менә бүгенге яшьләрнең үзара аңлашуына, аларның киләчәктә бер-берсен ишетә һәм тыңлый белүенә, илләрнең чәчәк атуы һәм җир шарындагы тынычлык бәйле" - дип мөрәҗәгать итте бәйрәмне тантаналы ачып җибәргән район башлыгы Азат Вәлиев.

Кояшлы июнь көнендә бәйрәм аерым энергетика белән тулы иде, ә оештыручылар халыкны биюләр, күңелле конкурслар һәм дәртле җырлар белән сөендерергә тырыштылар.

Бәйрәм концертында гадәттәгечә районның яшь башкаручылары катнашты, алар рус, татар һәм чит телләрдә җырлар башкарып, тамашачыларда эмоцияләр һәм алкышлар уяталар. Әгерҗенең кечкенә биюче йолдызларының биюләрен тамашачылар шулай ук бик яратып кабул итте.

Җәйрәм дә халык Радик Ибрашевның иҗат эшләре күргәзмәсен карап хозурлана алды, бик теләп “Велоралли”, “Гигант твистер”, “Аквагримм” һәм спорт чараларында катнашты, һәркем үзенең сәләтен - җитезлеген, булдыклыгын, зирәклеген күрсәтте. Иң яхшы активистларны, спорт чараларында һәм конкурсларда җиңүчеләрне бәйрәм сәхнәсендә зурлап бүләкләделәр.

Шәһәр халкы бәйрәм программасын яхшы кәеф, уңай эмоцияләр, позитив белән каршы алды. Кич массакүләм күңел ачу һәм ачык флешмоб белән дәвам итте. Бөтен яшьләр биеде, күңел ачты, бер-берсен бәйрәм белән котлады.

Бүләкләнүчеләр исемлеген һәм күбрәк фотоларны сылтама аша узып карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев