Әгерҗенең яшьләр үзәге конкурста махсус приз отты
Дамир Фәттахов бүләкләде
Күптән түгел Татарстанда район территориясендә ирекле ярдәмчеләр хәрәкәтен (волонтерлыкны) үстерүгә юнәлдерелгән чаралар комплексын гамәлгә ашыручы муниципаль берәмлекләр оешмаларына ярдәм күрсәтү конкурсы игълан ителгән иде.
Әгерҗе яшьләр үзәге дә районнан заявка әзерләп, аны яклады һәм финалга узды.
Шушы көннәрдә Казанда Дамир Фәттахов катнашында бүләкләү тантанасы узды һәм нәтиҗә буенча безнең район махсус бүләк - волонтерлык үзәгенең матди-техник җиһазланышына махсус приз алды. Киләсе елда өч яклы килешү имзаланачак һәм тормышка ашыру эше башланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев