Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Хөрмәтле әгерҗеле, төнге унбердә балаң өйдәме?

Балигъ балмаган балалар җәй көне төнге сәгать унбердән соң үзләре генә урамда, җәмәгать урыннарында йөрергә тиеш түгел дип кат-кат аңлатып торсак та кайбер ата-аналар бу сүзләргә нишләптер колак салмыйлар. Балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе белгечләре полиция вәкилләре белән берлектә атнага өч тапкыр рейдка чыгалар. Әйтергә кирәк, бер генә тапкыр да әле...

Балигъ балмаган балалар җәй көне төнге сәгать унбердән соң үзләре генә урамда, җәмәгать урыннарында йөрергә тиеш түгел дип кат-кат аңлатып торсак та кайбер ата-аналар бу сүзләргә нишләптер колак салмыйлар.

Балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе белгечләре полиция вәкилләре белән берлектә атнага өч тапкыр рейдка чыгалар. Әйтергә кирәк, бер генә тапкыр да әле "буш кул" белән кайтканыбыз юк. Быелның алты аенда гына да безнең "кармак"ка 22 яшүсмер эләкте. Шул рәвешле, бу балаларның әти-әниләре административ җаваплылыкка тартылды. Аларга йә кисәтү ясалды, йә 500 сумнан 1000 сумга кадәр штраф түләргә туры килде. Икенче тапкыр эләккән ике яшүсмернең әти-әнисенә икешәр мең сум штраф салынды.

Җәй балаларның рәхәтләнеп күңел ача торган вакыты булса да, ата-аналарга шуны әйтәсем килә, балагызга һәрчак күз-колак булып торыгыз, аның кайларда кемнәр белән йөрүен сораштырыгыз, өйгә сәгать унбергә кадәр кайтырга кирәклеген һәрдаим кисәтегез.

Светлана ХӘЙРЕТДИНОВА,

балигъ булмаганнар эшләре комиссиясенең баш белгече.

ххх

Әлеге теманы дәвам итеп, без дә газета укучыларыбыз арасында сораштыру уздырырга булдык. Ата-аналар "комендант сәгате" турында беләләрме, балигъ булмаган балаларына ничәгә кадәр урамда йөрергә рөхсәт итәләр икән?

Налия ДӘҮЛӘТШИНА - Әгерҗе шәһәре:

- "Комендант сәгате" турында укытучылар да һәрвакыт кисәтеп тора, әлеге закон турында телевизордан сөйләгәннәрен дә еш ишетәбез. 9 сыйныфны тәмамлаган кызыбыз Айгөлне җәйге каникулда кичләрен урамга чыгудан тыймасак та, вакыт чикләнгән булуын еш исенә төшерәбез. Әгерҗедә булганда кичке сәгать алтыдан унга кадәр булырга рөхсәт итәбез. Дус кызлары белән бергә урамда йөриләр, "Яшьлек" паркында, Җиңү скверында утыралар. "Орешник" ял базасына менгән чаклары да була. Көчек авылына әби-бабасы янына кайтканда сәгать унбергә өйгә кайтырга кушам. Анда Мәдәният йортында дискотекада бииләр, иптәшләре белән велосипедта йөриләр. Кайбер чакта "клубка сәгать унда гына чыгалар, азрак йөрим инде" дисә дә рөхсәт итмибез. Балалары таң атканчы урамда йөрүче һәм моңа битараф калучы ата-аналарга бик аптырыйм.

Суфия Әхмәтҗанова - Кичкетаң авылы:

- Җәй көне оныклар кайту әби-бабай өчен бик зур шатлык, әмма зур җаваплылык та. Кичтән урамга чыгып китсәләр, алар өчен ут йотып торасың инде. Әгерҗедән оныгым Әдилә дә җәйге ялга безгә кайтты. Әле 7 сыйныфны гына тәмамлады, клубка чыгарга рөхсәт итмим. Шулай да кичтән дус кызлары белән бергә урамга чыгыштыралар. Изге чишмәгә барып кайталар, капка төбендә сөйләшеп утыралар. Сәгать уннан да калмый өйгә кайтырга кушам. Әгерҗедән әнисе дә көн саен шалтыратып, кайда, кемнәр белән йөрүе турында сораштырып кына тора.

Исемен дә, авылын да күрсәтмәүне үтенгән ханым:

- Ел саен Әгерҗедән оныгым кайта, инде 16 яшь үзенә. Җәйгә авылда эш тә бар, кирәк-яракларына акчасы җитүенә дә сөенәм. Әмма көн саен клубка чыгуына эчем поша. Бу яшьтә алар тәмәке көйрәтүне, спиртлы эчемлек кулланып карауны "модалы" дип уйлыйлар. Машинага утырып күрше авылларга барганнарын да ишетәм. Ходай сакласын, бала-чага сүзгә килеп сугышып китәргә дә мөмкин. Барысын уйлап ятам шулай. "Комендант сәгате" турында ишеткәнем булмаса да, унбердән дә соңга калмыйча кайтасың дип "колак итен" ашап торам. Сәгать уклары уникегә таба китсә, телефонына шалтыратам. Оныгым кайтмыйча күзгә йокы керми. Бу яшьтә аларның әби сүзенә бик колак саласылары да килми бит әле. Кайвакыт сәгать унике дә тула, бердә кайткан чагы да була. Әти-әнисе телефоннан шалтыратып кисәтеп торсалар да колагына элми. Җәйне исән-имин уздырып, оныгымны әти-әнисенә исән-сау килеш тапшыра алсам иде дип телим.

Ххх

Төнлә урамда йөрүче күп кенә үсмернең башына әти-әни борчыла дигән уй кереп тә карамыйдыр. Аларга кәеф-сафа корып йөрү күпкә рәхәт. Алар "мин беркемгә дә начарлык эшләмим, сугышмыйм" дип җавап бирәләр. Әмма төнге урамда кем очрамас?! "Комендант сәгате" балаларыбызны бәла-казалардан саклау өчен кертелде дә инде. Баланы чыбык чакта бөкмәсәң, соңыннан кыен балачак.

Игътибар!

1 сентябрьдән 31 майга кадәр кичке сәгать уннан, 1 июньнән 31 августка кадәр төнге сәгать унбердән соң балигъ булмаган яшүсмерләргә әти-әниләреннән башка урамда һәм җәмәгать урыннарында булу тыела.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев