Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Көчек бермандатлы сайлау округында беренче тапкыр сайлаучыларга бүләкләр тапшырдылар

Алар 18 яшьлек гражданнар – Иделия Җиһангәрәева һәм Ландыш Фәттахова

Бүген 6нчы һәм 7нче бермандатлы сайлау округлары буенча Көчек авыл җирлеге Советы депутатларына өстәмә сайлаулар уза. 

488нче сайлау участогы иртәнге сәгать 7дә үз ишекләрен ачты. Биредә сайлау участокларына гражданлык позициясен белдерергә килгән студент Иделия Җиһангәрәева һәм 11 сыйныф укучысы Ландыш Фәттаховага истәлек бүләге тапшырдылар.  

–    Әлеге ачкыч элмәсе шушы көннең бер хатирәсе булып сакланыр, – диделәр оештыручылар. 

Сайлауларга чакыру да үзенчәлекле – тавыш бирү көне алдыннан 18 яше тулган авылдашларына бик матур открытка-чакыру кәгазьләре тапшырганнар. 

– Мондый сәяси мөһим чарада беренче тапкыр катнашабыз. Азрак дулкынлану хисе бар. Сайлауларда катнашуны үзебезнең бурычыбыз һәм киләчәгең өчен битарфлык күрсәтмәү дип саныйбыз, – диде Ландыш Фәттахова. 

Яшь сайлаучылар әлеге мөһим вакыйгадан РФ Конституциясе китабы белән дә кайтып киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев