Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Мәртәбәле кунаклар Әгерҗедә өч сәгать буе мастер-класс бирде

Балаларга барысы да ошады

Республика районнарында «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зона турларына әзерлек кысаларында Россия һәм Татарстанның сәнгать эшлеклеләре катнашында мастер-класслар сериясе дәвам итә.

Бүген мәртәбәле кунаклар Әгерҗе районында булдылар. Район мәдәният йортында аларны район башлыгы Азат Вәлиев каршы алды.

- Кадерле дуслар, безнең барыбыз өчен дә бүген әһәмиятле көн. Инде киләсе елда ук безнең районда "Созвездие-Йолдызлык" конкурсының зона этабы узачак. Шуңа Әгерҗе егетләре-кызларының әзерлеге дә югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Сезгә зур уңышлар телим, - диде ул, яшь талантларны сәламләп.

«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов, үз чиратында, "Созвездие-Йолдызлык" һәм "Наше время-Безнең заман" кебек фестивальләрдә үз командаларына ярдәм итүләре өчен район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

Педагоглар һәм балалар белән Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты, Казан дәүләт мәдәният институты профессоры, Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры Раилә Гарипова, Татарстан Республикасының һәм Кырым Республикасының атказанган артисты, «Радость моя» балалар гаилә телеканалының режиссеры-куючы (Мәскәү шәһәре) Дмитрий Платонов, хореограф Олег Мельников, җырчы, актриса, продюсер, Россиянең халык артисты Сергей Безруков җитәкчелегендәге Мәскәү Губерна театры труппасы мөдире Алина Ивах шөгыльләнде.

Мастер-класслар өч сәгать дәвам итте.

«Безгә барысы да ошады. Осталар эш серләре белән уртаклаштылар, безнең сорауларга җавап бирделәр. Мастер-класс программасы кызыклы һәм мавыктыргыч иде", - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты балалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев