Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Районда яшүсмерләр өчен чаралар циклы старт алды

Кайсы проблемага аеруча басым ясала?

“Форпост” үзәге балигъ булмаганнарның эшләре буенча подразделение (ПДН) белән берлектә район мәктәпләрендә “Без үз адымыбыз өчен җаваплы” темасына чаралар уздыра. Аларның ничек үтүе, яшүсмерләр мохитендә нинди проблемалар булуы турында ПДН инспекторы Елена ПЕТРЯЕВА белән әңгәмә кордык.

– Елена Анатольевна, чараларның ничек узуы турында кыскача гына сөйләп үтегез әле.
– Чаралар старт алган көнне милиция ветераны Азат Мусин белән бергәләп 1нче гимназиядә булдык, шулай ук “Форпост” үзәгендә уздырылган чарада катнаштык. Анда 3нче мәктәп укучылары да чакырылган иде. Яшүсмерләр белән әңгәмә барышында ватанпәрвәрлек һәм гамәлләрең өчен җаваплылык темаларын күтәрдек, иң борчыган сорауларга җаваплар эзләдек. Үзәк хезмәткәрләре дә үзләренең эшләү формаларын тәкъдим иттеләр. Шул рәвешле, укучылар тематик кроссворд чиштеләр, үзләренең хокуклары һәм бурычлары турында сөйләделәр. Хокук бозуларны кисәтү отряды активисты Ольга Шәехова белән бергәләп автоматны сүтеп җыярга өйрәнделәр. Мондый хокукый чаралар башка мәктәпләрдә дә дәвам итә.

– Үз әңгәмәләрегездә кайсы проблемага аеруча басым ясадагыз?
– Дөньядагы вакыйгаларны күз уңында тоткан хәлдә без Мәңгелек ут темасын күтәрдек. Чөнки кайбер ваемсыз гражданнар, шул исәптән яшүсмерләр Истәлек утын башка урынга күчергәннән соң да аны гадәти учак итеп файдалануларын дәвам итәләр. Аларның мәңгелек ут янында җылынып утыруларын, утында агач ботакларын яндыруларын күргәч, йөрәк әрни. Бу бит – безнең өчен гомерләрен биргән, фашизмны җиңгән сугыш каһарманнарының истәлеген мыскыллау. Шулай ук хәзерге вакытта хәрби операциядә катнашып, үз гомерләрен аямыйча неофашистлар белән көрәшүче әтиләребез һәм абыйларыбызга карата ихтирамсызлык билгесе. Шуны күргән хәлдә берни дә әйтмичә узып китүче зурларны да аклап булмый. Без яшүсмерләрнең мондый гамәлләре белән килешмәскә һәм аларны тыярга бурычлы.
Дөрес, полициягә Мәңгелек ут тирәләрендә патрульлек итүне сорап килүчеләр дә бар. Безне яшүсмерләр тыңламыйлар, бәлки “форма киючеләр” әйтсә, колак салырлар иде, диләр. Әмма бу да әлеге хәлдән чыгу юлы димәс идем. Полицияне “куркыту” органы дип кабул итү дөрес түгел. Әти-әниләр һәм педагоглар әлеге юнәлештә профилактик эшне активлаштырырга, балаларны ватанпәрвәрлек һәм һәлак булучыларның истәлегенә сакчыл караш рухында тәрбияләргә, Мәңгелек утның асылын аңлатырга тиеш. Үз дуслары, яшьтәшләре бу хакта әйтсәләр, тагын да үтемлерәк булыр иде. Бездә яшь армиячеләр, профилактика отрядлары, волонтерлар, яшьләр оешмалары активистлары бар бит...

Дәвамын газетабызның 42 санында укыгыз
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев