Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшьлек

Районыбызның 5 егете армиягә китте: беренче тантаналы озату булды

Намус һәм Ватанга тугрылык

17 октябрьгә каршы төндә Әгерҗе районында армиягә чакырылучыларны беренче тантаналы озату булды.

Районыбызның биш егете: Әгерҗедән Алексей Исмәгыйлев, Кырындыдан Риназ Шәңгәрәев, Яңавылдан Руслан Муллахмәтов, Кадрәк авылыннан Дмитрий Изибаев һәм Иж-Бубыйдан Илгиз Адлер Ватаныбызны намуслы һәм лаеклы якларга юл тотты.

Аларны озатырга, булачак солдатлар һәм аларның әти-әниләре өчен бу истәлекле төндә теләктәшлек сүзләре әйтергә район җитәкчеләре һәм яшьләр сәясәте бүлеге вәкилләре килгән иде.

Әтиләрчә кайгыртучан матур теләкләр белән Әгерҗе районы хәрби комиссары Илгиз Галиев мөрәҗәгать итте.

Булачак солдатларны Мәскәү, Тамбов, Оренбург, Омск, Ульяновск һәм башка өлкәләрдә көтәләр.

Ә безгә аларның кайтуын түземсезлек белән көтәсе генә кала!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев