Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы

295 мең татарстанлы электрон хезмәт кенәгәсен сайлаган

Барлык мәгълүмат - үзегезнең кулларда

Хезмәт кенәгәсе  -  кешенең хезмәт эшчәнлеген алып баруын һәм  хезмәт стажын раслаучы төп документ. 

Хезмәт кенәгәсенең кәгазь яки электрон вариантын  сайлау хокукы һәркемнең үз иркендә.

"Электрон хезмәт кенәгәсенең  төп өстенлеге - документтан дистанцион рәвештә файдалану мөмкинлеге тудыру. Яңа эшкә урнашкан вакытта, электрон хезмәт кенәгәсеннән чыгарылма алып эш бирүчегә җибәрү дә җитә ", - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.

Электрон хезмәт кенәгәсендәге мәгълүматны Пенсия фонды сайтындагы  шәхси кабинеттан (www.pfr.gov.ru) яисә Дәүләт хезмәтләре порталыннан (www.gosuslugi.ru) алырга мөмкин.

Хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматлар күрсәтелгән электрон белешмә pdf-форматта формалаша һәм Пенсия фондының төбәкара мәгълүмат үзәгенең көчәйтелгән квалификацияле электрон имзасы белән раслана. 

Документны стационар компьютерда яки мобиль җайланмада сакларга, кирәк булганда  бастырып алырга яисә  электрон почта аша җибәрергә мөмкин.

Электрон хезмәт кенәгәсе турында тулырак мәгълүмат Пенсия фонды сайтының шул исемдәге бүлегендә урнаштырылган (www.pfr.gov.ru).
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев