Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыклы

6 яшьлек кыз иң бай блогерлар унлыгына керде

Forbes журналы версиясе

Краснодарда яшәүче алты яшьлек Анастасия Радзинская Forbes версиясе буенча иң керемле YouTube блогерлары унлыгына икенче тапкыр керде һәм рейтингның җиденче урынын алды. Бу хакта басманың Россиядәге сайтына сылтама белән РИА Новости яза.

«Краснодарда яшәүче алты яшьлек Анастасия Радзинская Американың Forbes журналы версиясе буенча дөньядагы иң керемле YouTube блогерлары рейтингында җиденче урынны алды. 18 декабрьдә чыккан журнал видеосервисның 10 топ йолдызы исемлеген бастырды», — дип яза басма.

Радзинскаяның каналы Like Nastya дип атала. Forbes журналы язуынча, Анастасия Радзинская рейтингка икенче ел рәттән эләккән — 2019 елда ул өченче урында булган, аның кереме 18 миллион тәшкил иткән.

Басма мәгълүматларына караганда, быел Радзинскаяның кереме 18,5 миллион доллар булган, карауларның гомуми саны — 39 млрд, ә язылучылар — 190,6 миллион кеше. Моннан тыш, Настя YouTube-блогерлары унлыгында бердәнбер кыз.

«Рейтингның беренче урынында узган елдагы кебек үк — Райан Каджи. Аңа 9 яшь, ул өч яшьтән бирле YouTube-блогер. Быел Forbes USA аның керемен 29,5 млн доллар дип бәяләгән. Ул 12,2 млрд карау җыйган, аңа 41,7 млн кеше язылган. Икенче урынга яңа кеше — блогер Mr. Beast (Джимми Дональдсон) күтәрелгән. Ул 24 млн доллар эшләгән, караулар саны — 3 млрд, язылучылары — 47,8 млн кеше», — дип яза Forbes.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев