Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыклы

Айваз Садыйров: «Гөлназ Сәфәрова белән эшләү ошый, тик…»

Интервьюдан өзек

23 декабрьдә КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Тәртип» радиосы белән узган матбугат конференциядә Айваз Садыров студентларның: «Гөлназ Сәфәрова белән эшләү ошыймы, хатыныгыз көнләмиме?» — дигән соравына җавап бирде.

«Ошый, тик буе озынрак. Ә хатыным көнләми, бу минем профессиямнең бер күренеше икәнен ул бик яхшы аңлый. Гөлназның ире дә шулай ук», — ди Айваз.

Шулай ук Айваз Садыров Зөлфәт Зиннуровның күптән түгел чыккан интервьюсына карата үз фикерен белдерде.

«Хисләр хатынга карата да сүрелә инде ул. Өйләнешмәгән булсак, балалар булмаса, мин әллә кайчан тайган булыр идем. Йөргән вакытта рәхәт, ә менә гаилә тормышы башкача. Ваннада синең кырынгычыңа, кырыныр өчен пенага, бер шампуньга һәм теш чистарткычыңа урын кала. Калган урыннар хатынның флаконнары белән тула», — дигән иде Зөлфәт Зиннуров.

Айваз Садыров моның турында:

«Нинди хис бит?.. Гыйшык бәлки сүреләдер, ә башка хисләр арта гына. Минем тәҗрибәм Зөлфәтнеке кадәр түгел. Елдан аз гына күбрәк гаиләле статусында әле мин. Гаилә тормышын өйрәнеп килгән чагым гына. Ул белгәнне, күргәнне кичермәдем. Бу турыда соңрак сөйләшербез», — диде.

Флаконнарга килгәндә, алар Айваз Садыровның үзендә дә аз түгел:

«Ваннада ике полка безнең. Минеке өстә, хатынныкы аста».

Моны ул ниндидер оят күренеш дип санамый. Аның фикеренчә, чәч, бит өчен чаралар кулланырга кирәк, бигрәк тә публика кешесенә. Алар бары тик кирәгеннән артык булмаска гына тиеш.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев