Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Кызыклы

Ел символы сурәтләнгән календарьны кулланырга ярыймы?

Сорагыз - җавап бирәбез

Сорауга “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирә:

— Мөселман кешесе кагыйдәләрне белә. Мөхәммәт сгвс әйткән, кайсы йортларда адәмнәр, хайваннар сурәтләре эленеп тора, аннан фәрештәләр качар, җен-шайтаннар ияләшер дигән. Шуңа күрә, Кытай календаре буенча үгез елы булсынмы ул, дуңгыз, маймыл елымы – мөселманнар, беренче чиратта, бу атамаларга ышанмаска тиеш, икенчедән, әгәр инде бу әйбергә ышанабыз икән, без йорттан иманны качырабыз. Шуңа күрә табигать күренешләре, мәчетләр, ягъни җансыз предметлар ясалган календарьлар алыгыз. Әгәр инде андыйны таба алмыйсыз икән, мәчеткә килегез. Вахтада сезгә аны бүләк итеп бирерләр.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев