Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыклы

Әгерҗелеләр Юлбарыс елыннан ниләр көтә

Сораштыру үткәреп алдык

Көнчыгыш календаре буенча 2022 – Су Юлбарысы елы. Әлеге елны көтелмәгән вакыйгаларга бай булачак, диләр. Юлбарыс елында туган газета укучыларыбыз әлеге елдан нәрсә көтә?

Гүзәлия МУЛЛАХМӘТОВА, Тирсә авылы:
–    Мин үземне йолдызнамә буенча яшим дип әйтә алмыйм. Шулай да аларны укып барам. Яхшы якларын үземә алырга да тырышам. Юлбарыс елында туган кеше буларак, әлеге хайвандагы кайбер сыйфатлар миңа да хас кебек тоела. Бәлки алар тумыштан ук бирелгәндер, бәлки яшәү дәверендә формалашкандыр. Юлбарыс – тәвәккәл, үҗәт җәнлек. Мин дә үзалдыма ниндидер максат куйсам, төрле юллар белән аңа ирешергә омтылам. Максатларымны чынбарлык итәргә  булышкан якыннарыма мең рәхмәт. Төгәллек, тәртипне бик яратам. Әгәр берәр урында төгәлсезлек күрсәм, аны төзәтмичә җаныма тынычлык таптыйм. Юлбарыслар тирә-якка бик тиз ияләнә. Кая гына барсам да, мин дә югалып калмаска тырышам. Башкалар ярдәме белән булса да хәлдән чыгу юлын тапмый туктамыйм. 
Тулаем алганда, беренче карашка куркыныч, горур, ерткыч хайван булып тоелса да, мин туган елымның хуҗасын – Юлбарысны хөрмәт итәм. 2022 ел безгә – быел 60 яшьләрен тутыручыларга  аеруча  мәрхәмәтле булыр дип өметләнәм. Чөнки без моңа бик тә лаек.    

Наил АБЗАЛИЕВ, Биектау авылы:
–    Мин дә, улыбыз Данил да Юлбарыс елында тусак та (мин 1974, улыбыз 2010 елда), үзебезне әлеге җәнлек кебек курку хисен белмәүчеләр дип әйтә алмыйм. Дөресен генә әйткәндә, мин йолдызнамәгә дә, шуның ише башка әйберләргә дә ышанмыйм. Бөтен уңыш, сәламәтлек елның исеменә генә бәйле булса иде ул. Узып киткән Үгез елында күп кенә авыр югалтулар булды: әниебезне, берничә туганыбызны мәңгелеккә озаттык. Шул ук вакытта сөенечле мизгелләр дә кичердек: беренче оныгыбыз – улыбыз туды. Юлбарыс елында авыр югалтулар кичерергә туры килмәсен, барыбыз да исән-сау яшәсәк иде. Тагын бер теләгем: илдә нинди генә үзгәрешләр булмасын, алар бары тик безнең кебек гади кешеләр, бигрәк тә авылда яшәүчеләр файдасына дип кылынсын  иде. 
–    
Ләйсирә ҖИҺАНГӘРӘЕВА, Әгерҗе шәһәре:
–    Юлбарыс елында тууым белән (1986 елгы мин) кечкенәдән үк горурланып үстем. нилектән шулай икәнен бер сүз белән генә аңлата да алмыйм. Бәлки бу аның җитез, акыллы, тәвәккәл, елгыр, матур йөрешле хайван булуы белән бәйледер. Ерткычлар рәтенә керсә дә, көязләнә, уйный-шаяра да белә бу "песикәй". Ә балаларын-якыннарын ничек яклый – тасвирлап тормасам да беләсез! Юлбарыска охшаганмынмы-юкмы –  үзем турында төгәл генә әйтеп бирә алмыйм. Әмма шунысы бәхәссез: шундый авыр Үгез елы китеп, Юлбарыс елы килүе күңелемә ниндидер якты өметләр бирә. Әллә нинди зур планнарым булмаса да, гүя мин хәзердән үк артымда аның зур, көчле шәүләсен, ярдәмен тоям кебек. 
Ххх 
Кытай календаре буенча Су Юлбарысы елы 1 февральдән үз хакимлеген урнаштыра. Ул әлеге елда туучыларга гына түгел, барыбыз өчен дә яхшы вакыйгалары, сөенечле хәбәрләре белән килер дип өметләник.  
Дания АБЗАЛИЕВА сораштырды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев