Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыклы

Гүзәл Уразова концертында көтелмәгән хәл килеп чыккан

Азамат исемле егет гафу үтенергә мәҗбүр булган

Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовлар концертларының берсендә көтелмәгән бер кызык хәл килеп чыккан. Әлеге вакыйганы видеога да эләктереп алганнар. Беренче карашка, әллә нәрсә дә булмаган кебек, ләкин, видеоны карагач, килешерсез: кәефләр күтәрелә. Ул видео белән Гүзәл Уразова шәхси аккаунтында уртаклашкан, дип яза Интертат.

Әтиле-кызлы Илдар белән Эллари дуэт җырлап бетергәч булса кирәк, сәхнәгә Азамат исемле егет менгән. Элларига ул күчтәнәчен биреп, чын «джентельмен»нарча кызның кулын үпкән һәм ыспай гына чәчен сыпырып, сәхнәдән төшеп киткән. Ул арада халык: «О-о-о!» – дип рәхәтләнеп көлә-көлә кул чапкан. Бу хәлне үз күзләре белән күргән әти кеше: «Ничего себе», – диюдән башка сүз тапмаган. Хәер, әле Илдар Хәкимов теге Азаматка: «Исәнмесез», – дип сүз катырга да маташкан. Ләкин егет дулкынланган, күрәсең, Илдарны бөтенләй күрмәмешкә салышып, тиз генә сәхнәдән төшеп киткән. Әти кеше, көлеп туйганнан соң: «Кызым, сез танышмы әллә?» – дигән.

Концерттан соң фотога төшәргә килгәч, Азамат: «Илдар абый, гафу итегез, сезнең белән исәнләшергә онытканмын. Элларины котлагач, каушап киттем шикелле», – дигән.

Әлеге видеоны караганнарның кәефләре күтәрелгән. «Үтергән бу Азамат!», «Без барыбыз да әз генә Азамат», «Югалып калган егет, кем белән булмас», «Югалырсың да, шундый матур кызны күргәч», «Гомер тиз үтә шу-у-ул, Гүзәл белән Илдарга әби-бабай булырга да күп калмаган», «Ә егет маладис, соңыннан гафу үтенергә дә онытмаган», «Рәхәтләнеп көлдем», – дип язганнар.

«Мин бу егетне җырчы Маликов дип торам, бигрәк охшаган», – дип, Муса Маликовныдыр, күрәсең, искә алучы да булган.

Бу хакта тулырак:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев