Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыклы

Казанда Яңа ел чыршысын урнаштыра башладылар

Бу эшләр 14,8 миллион сумга төшәчәк

Татарстан башкаласында «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданда казылган чокырлар барлыкка килде – Тышкы төзекләндерү комитетында аңлатуларынча, алар Яңа ел чыршысын урнаштыру эшләренең башы, дип яза Татар-информ.

«Бүген иртә белән эшчеләр светодинамик чатырны беркетү өчен чокырлар бораулый башлады. Казанда төп Яңа ел чыршысын һәрчак иртә урнаштыра башлыйлар, эшләрне башлауның иң соңгы көне – 1 ноябрь. Бу эшне вакытында төгәлләргә кирәк, дип ачыклык керттеләр «Татар-информ»га комитетта.

Чыршы өстендәге 1280 лампочкадан торган «балкып тора торган гөмбәз» 32 терәккә беркетелә. Хәзерге вакытта шуларны кую эшләре бара. Бәйрәм мәйданында беренче булып нәкъ шул терәкләр барлыкка киләчәк.

Искәртеп узабыз, элегрәк «Татар-информ» «Казан» гаилә үзәге каршына Яңа ел чыршысын кую Казанга 14,8 миллион сумга төшәчәген хәбәр иткән иде. Дәүләт сатып алулары сайтындагы тендердан күренгәнчә, эшләрне 20 декабрьдә тәмамлау планлаштырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев