Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыклы

Кышкылыкка япкан банкалар өчен дә штраф яный

Боларны истә тотарга кирәк

Кышкылыкка банкага ябылган яшелчә һәм җиләк-җимешләрне күп фатирлы йортта дөрес сакламаучыларны штрафка тартырга мөмкиннәр. Юрист Елена Кудерко бу турыда «Прайм» агентлыгына аңлаткан. РИА Новости шул турыда яза, дип белдерде Татар-информ.

Шәхси йортта идән астында саклап булса да, күп катлы йортларның подвалында банкаларны саклау еш кына закон бозу санала, дип аңлата белгеч.

«Милекчеләрнең әйберләрне складтагы кебек саклавы янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу дип бәяләнә, моның өчен ике мең сумнан алып өч мең сумга кадәр административ штраф салына», — дип сөйли Кудерко.

Күп катлы йортның подвалы шәхси әйберләрне саклау өчен каралмаган, техник паспорт яки проект белән рөхсәт ителмәгән булса, биредә банкаларны тоту ярамый, дип белдергән юрист.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев