Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Кызыклы

Номерсыз машиналарның хуҗаларын җавапка тартачаклар

Эчке эшләр министры хуплады

Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы Казан мэриясенең номерсыз машиналарның хуҗаларын җаваплылыкка тарту турында инициативасын хуплады.

«Тулаем алганда, без бу теманы аңлыйбыз һәм хуплыйбыз», — диде ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин Дәүләт Советының унтугызынчы утырышында.

«Тукталышларда, парковкаларда номерсыз машиналар өчен административ җаваплылык каралмаган. Күптән түгел Казан башкарма комитеты мондый җаваплылыкны кертү турында закон проектын кертте. Эвакуацияләү мәсьәләсеннән кала без аларны хуплыйбыз, чөнки эвакуацияләү федераль дәрәҗәдә хәл ителә торган сорау», — дип искәртте Хохорин.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев